tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан көннәре үтә
Мәскәүдә Татарстан көннәре үтә

Мәскәүдә Татарстан көннәре үтә

Кичә, 20 августта, Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре башланды. Искәртеп узабыз, 20-24 августта мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын татар халык мәдәнияте, традицияләре һәм тарихы белән танышу мөмкин булган төрле очрашулар көтә.

Беренче очрашу Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә узды. Мәскәүлеләр Татарстан Республикасы иҗади интеллигенциясе белән очрашты. Алар арасында ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, РФ халык шагыйре, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Равил Фәйзуллин, шагыйрь, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Язучылар берлеге секретаре Ренат Харис, язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов бар иде.

Очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачты. Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре, Россия Президенты игълан иткән Мәдәният елында, Татарстан белән Мәскәү арасында сәүдә-икътисалдый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә кую кысаларында уза, дип билгеләп үтте, ТР ның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

Рафис Корбанов Татарстан Язучылар берлеге эше турында сөйләде, Татарстан кунаклары очрашуда катнашучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде.

Чарада танылган татар драматургы, язучы, публицист һәм җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Туфан Миннуллин турында татар телендә “Туфан – ул Туфан инде” документаль фильмы күрсәтелде.

Кичен В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Туфан Миңнуллинның соңгы пьесаларының берсе буенча куелган “Мулла” спектаклен тәкъдим итте.

Концерт алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Маяковский театры директоры Леонид Ошарин һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чыгыш ясады.

Равил Әхмәтшин мәскәүлеләрне, чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән Мәскәүдә Татарстан Мәдәният көннәре башлануы белән котлады. Мәскәү ягыннан Мәскәү Хөкүмәте Департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Нуждин котлау сүзләре белдерде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*