tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 107)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Свердловск өлкәсендә «Урал кызы» конкурсы узачак

Свердловск өлкәсенең мәдәният һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан оештырылучы әлеге бәйгедә туган телендә сөйләшүче, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын белүче гүзәл туташлар катанша.

Дәвам »

«Тарих эзләреннән – 2019» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

12 апрель көнне Татарстан Республикасының милли музеенда «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

Дәвам »

Яңа Кырлай урта мәктәбендә Республикакүләм “Тукай укулары” узды

Республикабызның төрле районнарыннан 67 укучы һәм 53 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен мәртәбәле жюри хөкеменә тәкъдим итте.

Дәвам »

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Әстерханга килде

Бүген, 13 апрель көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Әстерханга килде.

Дәвам »

Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре үтә

Әлеге чаралар уңаеннан 115 нче балалар бакчасында "Ак калфакның" урындагы оешмасы вәкилләре халкыбызның күп гореф -гадәтләрен чагылдырган "Аулак өй" уенында катнашты.

Дәвам »

Милли шура рәисе «Мөселман дөньясы» IX төбәкара форумын ачу тантанасында катнашты

Бүген Пермь шәһәренә эш сәфәре кысаларында Васил Шәйхразиев «Мөселман дөньясы» IX төбәкара мөселман мәдәнияте форумын ачу тантанасында катнашты. Әлеге чара «Пермь ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә уздырылды.

Дәвам »

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды пресс-релизы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-19 апрель көннәрендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра.

Дәвам »