tatruen
Баш бит / Архив модератора: Булат Ибрагимов (страница 156)

Архив модератора: Булат Ибрагимов

Пермь краеның Барда районыннан килгән мәктәп директорлары белән очрашу узды

Бүген, 18 сентябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында Пермь краеның Барда районыннан килгән мәктәп директорлары белән очрашу булып узды. Очрашуны Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукаев һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова алып бардылар.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе “Татар кызы-2015” Бөтенроссия бәйгесенең региональ турларында җиңүче кызлар белән очрашты

15 сентябрь көнне «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Татар кызы-2015” Бөтенроссия бәйгесенең региональ турларында җиңүче кызлар белән очрашты.

Дәвам »

Татар Википедиясе туган көнен билгели

Бүгенге көндә Википедиянең татар бүлегендә 67 мең мәкалә язылган. Аларның шактый өлеше – махсус программа (бот) тарафыннан язылган кечкенә мәкаләләр. Арасында җитди, зур эчтәлекле язмалар да очрый.

Дәвам »

“Яңа татар шигърияте антологиясе” китабын тәкъдим итү чарасы була

Бүген сәгать 17.30да Казан ратушасында “Аксенов-фест-2015” фестивале кысаларында "Яңа татар шигърияте антологиясе" китабын тәкъдим итү чарасы була. Ул музыкаль спектакль рәвешендә узачак.

Дәвам »

XI Халыкара мөселман киносы фестивале

Быелгы конкурс программасында 25 илдән җәмгысе 51 фильм катнашачак. Шорт-биткә тулы метражлы уенлы, тулы метражлы документаль, кыска метражлы документаль, анимацион 10ар картина һәм кыска метражлы уенлы 11 фильм эләккән. Тәкъдим ителә торган эшләрнең географиясе шактый киң – Россия, Әзербайҗан, Алжир, Әфганстан, Бангшладеш, Бәһрейн, Германия, Мисыр, Һиндстан, Иран, Гыйрак, Италия, Канада, Кыргызстан, Мексика, Норвегия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Польша, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Финляндия, Франция һәм Эстония.

Дәвам »

К.Тинчурин театры яңа сезонда 6 премьера тәкъдим итәчәк

Бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 82 нче сезонын ача. Яңа сезонда тинчуринлылар тамашачыларга 6 яңа спектакль тәкъдим итәргә ниятли. Яңа сезон исә Шамил Фәхретдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле белән ачыла.

Дәвам »

“Хуҗа Насретдин” Екатеринбургта «Реальный театр» фестивалендә катнашты

5 сентябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Реальный театр” XIII Бөтенроссия фестивале кысаларында Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектаклен тәкъдим итте.

Дәвам »

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры йөзен “яңарта”

110 нчы юбилей сезоны алдыннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа фирма стилен журналистларга тәкъдим итте. Чарада театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театр директоры Илфир Якупов һәм театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов катнашты

Дәвам »