tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / «Дөнья» студиясендә кунакта (страница 28)

Рубрика: «Дөнья» студиясендә кунакта

Конгресс кунагы Резеда Садыйкова: Милләтемнең олуг шәхесләрен бер китапка тупладым

Резеда Садыйкованың яңа китабы басылып чыкты. Китап Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы төбәгенә багышланган. “Таулы-чишмәле Кулаткы ягы” китабы турында хезмәтнең авторы Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә сөйләде.    

Дәвам »

Фәрхәд Фәткуллин: Өйдә татарча һәм русча сөйләшүне тыйдым

Википедиянең татар телле бүлеге китапханәчесе, тәрҗемәче Фәрхәд Фәткуллин Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә булып китте.  “Конгресс кунагы” тапшыруы өчен төшерелгән әңгәмә барышында ул үзе, тәрҗемәчелек эше, балаларга тәрбия бирү алымнары, татарча википедия һәм ничек дөньякүләм танылуы турында сөйли.

Дәвам »

«Очрашу урыны — Казан»: Габдулла хәзрәт Хәсәнов

“Очрашу урыны – Казан” тапшыруы кунагы Башкортстанның Аскын районыннан килгән милләттәшебез, хаҗи – Габдулла хәзрәт Хәсәнов булды.

Дәвам »

“Очрашу урыны — Казан”: Рәүф Фәсхетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы “Дөнья” студиясенең “Очрашу урыны – Казан” тапшыруында чираттагы кунак – Киров өлкәсе татарларының Милли мәгърифәт иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов. Киров өлкәсе татарлары ничек яши, соңгы вакытта ниләр белән ”яна”, нинди эшләр башкара – болар турыда тулырак безнең видеодан карап белә аласыз.

Дәвам »

“Очрашу урыны — Казан” тапшыруы кунагы Гөлтан Бәдретдин: Финляндиядә милли татар балалар бакчасы эшли

Бүгенге көндә Финляндиядә 700 гә якын татар яши. Гөлтан Бәдретдин хәбәр итүенчә, Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә туучы балалар саны арта бара. Татар гаиләләрен арттыру, балаларны милли традицияләрдә тәрбияләү максатында, биредә “Исламия” җәмгыяте каршында балалар бакчасы эшләп килә.

Дәвам »

Конгресс кунагы Наилә Жиһаншина: “Татар гаиләсе төзү” үзәгендә йөзләгән гыйффәтле татар кызлары бар

АКШның Дәүләт департаменты чакыруы буенча, "Татар гаиләсе төзү" үзәге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Америка Кушма Штатларында бер айлык сәфәрдә булып кайтты. Конгресс студиясендә ул әлеге сәфәре, "Татар гаиләсе" кору узәге турында сөйли.

Дәвам »

Студиябез кунагы Равилә Шәйдуллина “Үксезләр” фильмы турында сөйләде

Язучы, шагыйрә, эшмәкәр Равилә Шәйдуллинаның әсәре буенча төшерелгән «Үксезләр» фильмы Казан Халыкара мөселман кинофестивалендә “Тамашачы мәхәббәте призы”н яулады. Фильмның режиссеры — Нурания Җамали.

Дәвам »

Милли матбугат чебешләрен кайчан саныйлар?

Һәр атнада газеталарның 24 битлек юан саннары -"толстушкалар" чыга. Сентябрьгә аяк баскач,"калын" татар басмалар нәрсә турында язалар соң?

Дәвам »

Казан галимнәре Курган һәм Чиләбе өлкәләрендәге татар авылларын өйрәнәчәк

Казан галимнәре Курган һәм Чиләбе өлкәләрендәге татар авылларын өйрәнәчәк Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов сөйләде.

Дәвам »

Очрашу урыны – Казан: Гриф Хәйруллин

Казахстанда яшәүче милләттәшебез, профессор , фәннәр докторы, Татарстанның атказанган укытучысы, Казахстанның атказанган мәгариф отличнигы, халкыбызның легендар шәхесе - Гриф Тимер улы Хәйруллин Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә булып китте

Дәвам »