tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары (страница 143)

Рубрика: «Дөнья» студиясе тапшырулары

ВИДЕО: Томскида Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узачак

2019 елның 12-13 сентябрендә Томск шәһәрендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең чираттагы Бөтенроссия форумы узачак. Томскида узачак чара хакында Татарстан Республикасының «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов сөйләде.

Дәвам »

ВИДЕО: Татарча планшет һәм милли уенчыклар – халкыбызның киләчәге!

Кечкенә улыгызны, кызыгызны яисә оныкларыгызны туган телдә сөйләшергә өйрәтүдә заманча техника ярдәмгә килә. Җ, Ң, Һ, Ө,Ү,Ә авазларын һәм саннарны, төсләрне дөрес итеп әйтергә, шигырьләр сөйләргә өйрәтүче махсус планшет чыгарган  инженер Рәфис Камалов татар  милли уенчыклар чыгару турында нинди тәкъдимнәр белән югары даирәләргә чыга? 22 минутлык видеәңгәмәне карап, сез  балаларга  ике атна буе сабак бирерлек методик ярдәм алырсыз, милләт язмышының кайда килеп терәлүен аңларсыз!

Дәвам »

ВИДЕО: ТАССРның геральдикасы

Автоном республикалар төзелгәч тә, РСФСР составындагы һәр республиканың үз геральдикасы - дәүләт символикасы булдырыла. Шушы уңайдан ТАССРның герблары һәм байраклары тарихына тукталып китәрбез.

Дәвам »

ВИДЕО: Төркиядә яшәүче нәни милләттәшебез Нурбикә Нәҗипова татар телен ни өчен ярата?

Нурбикәнең әти-әнисе төркиядә инде 20 ел яши. Әлеге матур гаиләбелән әңгәмәне Сез безнең сайтта алдагы көннәрдә карый алырсыз. Күзәтеп барыгыз.

Дәвам »

ВИДЕО: Әлфия АЙДАРСКАЯ: “Әтием белән әнием исән булса, алар миннән канәгать булыр иде”

"Дөнья" студиясендә кунакта Әлфия Айдарская әнисе Сара Садыйкова һәм әтисе Газиз Айдарский турында истәлекләр сөйли.

Дәвам »

ВИДЕО: Америкадагы татарлар ничек яши? Бу хакта Майамида яшәүче милләттәшебез Гөлнара Гәрәева-Ассад сөйли

Гөлнара Гәрәева-Ассад "Очрашу урыны-Казан" тапшыруында кунакта булды.

Дәвам »

ВИДЕО: Сарманда халкыбызның күренекле җырчысы Илһам Шакировка бюстны кем куйды?

"Дөнья" студиясендә кунакта якташлары Илһам аганың исемен мәңгеләштерү өчен тырышучы кешеләр. - Миләүшә һәм Илдар Гамировлар. Бюст кую эшен Илдар Гамиров кем белән бергә башкарып чыккан? Кунаклар эш барышы һәм ачылыш тантанасы хакында сөйли.

Дәвам »

ВИДЕО: Татарлар элемтәдә! Башкортстан татарлары Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән дуслык турында җыр башкара

Әлеге күңелле мизгел Башкортстанның Бишбүләк районы мәдәният йортында, Ф. Кәримнең 110 еллыгына багышланган кичә башланыр алдыннан булды.

Дәвам »

ВИДЕО: Үзебезчә, чын татарча! Казандагы 12 нче санлы татар кызлары гимназиясендә белем көне аеруча матур узды

Әлеге гимназияне төзетүдә башлап йөрүче кеше күренекле драматург Туфан ага Миңнуллин иде. Бүген биредә тәрбияләнүче кызлар туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне сакларга да өйрәнә. Белем көнен алар саф татар телендә уздырды. Шундый мәктәпләребез күбрәк булсын иде.

Дәвам »