tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Римзил Вәлиев: «Татар телен белгәннәргә стимуллар булдырыр идем»

ВИДЕО: Римзил Вәлиев: «Татар телен белгәннәргә стимуллар булдырыр идем»

Милли бердәмлеккә юнәлтелгән чаралар программасын камилләштерергә кирәк, дип белдерде журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев. Ул «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә милли үзаңга, телләргә бәйле дәүләт программалары турында сөйләде.

Римзил Вәлиев милли бердәмлек темасын фәнни яктан  күптән өйрәнә. «2012 елда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае алдыннан милли үзбилгеләнү буенча дәүләт программасы өстендә эш башланды. Бер төркем галимнәр аның концепциясен эшләделәр. Моның турында мин күп яздым, ләкин бүгенгә кадәр ул концепцияне тотып укыган кеше  бик сирәк. Дәүләт программасы шушы документ нигезендә төзелде», -диде түгәрәк өстәл спикеры һәм программа белән tel.tatar.ru сайтына кереп танышып булуын әйтеп узды.

Милли үзаңны үстерү буенча дәүләт программасы 2013-2014 елларда эшли башлады. Аның үтәлеше турында исап-хисап ел саен чыгарыла. Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясенең баш мөхәррире программаны тормышка ашыру чараларын камилләштерергә кирәклеген әйтте.

«Милли үзбилгеләнү чараларына ел саен 25 млн сум акча салына. «Татарстан Республикасы халыклары телләре» һәм бигрәк тә татар теле программасына ел саен 150-180 млн сум бүлеп бирелә. Бу турыда кайчан сөйләшәбез? Бу чаралар планын ничек камилләштерәбез? Мәсәлән, минем кулда булса, милли узаңны арттыра торган роликлар, мультфильмнар санын 10 тапкыр арттырыр идем. Туган телне, татар телен белгән якташларга нинди дә булса стимуллар булдырыр идем. Бигрәк тә мәгариф өлкәсендә эшләгәннәргә», — дип белдерде Римзил Вәлиев.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*