tatruen
Баш бит / Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы (страница 75)

Рубрика: Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы

“Ак калфак” зур эшләргә алына

“Ак калфак” оешмасының әле агымдагы ел башында гына оешкан Буа (Татарстан) бүлекчәсе хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгырту, гаилә кыйммәтләрен, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау өстендә зур эшләр башкарырга җыена.

Дәвам »

Туганнарның очрашкан чагы

Әлфиянең әнисе Вәсимә Рәсим кызы Гыйльманова да Денис авылының иң оста чигүчесе булган, диләр. Күр­гәзмәгә кызы алып килгән мендәр тышлары, самавыр япмалары, сөлгеләре һәм алъяпкычлары нәфис һәм зәвыклы итеп эшләнгән.

Дәвам »

Кадрия Идрисова: Хатын-кыз иңнәрендә – милләт язмышы….

Хатын-кызның язмышы ил, милләт язмышы белән тәңгәл килеп бара. Чыннан да, хатын-кызы бәхетле булган дәүләт үсештә була. Хатын-кызы ирекле булган җәмгыять алга китә. Миңа калса, татар халкы күтәрелеш, яңарыш чорлары да кичерде.

Дәвам »

Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге һәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында

Ульяновск шәһәрендә узган татар хатын-кызлары форумында катнашучылар кабул иткән мөрәҗәгать әнә шундый уйландыргыч сүзләр белән тәмамлана.

Дәвам »

Шәмсия Хәлимованың иҗат кичәсе узды

26 октябрь көнне Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәре “Этномир” милли-мәдәни үзәгендә татар телендә чыга торган атналык өлкә газетасы “Дуслык” журналисты, җирлектәге "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе, милли-мәдәни үзәк рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимованың иҗат кичәсе узды.

Дәвам »

Мәскәүдәге “Ак калфак”

Шушы көннәрдә бу оешма җитәкчесе, танылган җырчы Наилә Фатехова Казанга «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына ел буена башкарган эшләре турында хисап җибәрде.

Дәвам »