tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туганнарның очрашкан чагы
Туганнарның очрашкан чагы

Туганнарның очрашкан чагы

Самара өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары көтеп алган көне дә килеп җитте. Һиҗри календаре буенча Яңа, 1436 ел кергән көнгә татар оешмалары тарафыннан бик күп чаралар билгеләнгән иде. Өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, “Туган тел” оешмасы Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мә­дәният сараенда Сөмбелә халык бәйрәмен уздыру белән мәшгуль булса, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Сөмбеләгә дә, Чәкчәк бәйрәменә дә, Корбан ашына да өлгерергә тиеш иде.

Чәкчәк бәйрәме булгач, табында милли ашлар, өс­тебездә милли киемнәр, диварларда милли кул эшләре булырга тиеш, дип киңәш тоттык һәм шулай эшләдек тә. Хатын-кызларыбыз сандык­ларында кадерләп сакланган истәлекле әйберләрне иртәнге якта Литвинов Мәдәният сараенда Сөмбелә бәйрәме күргәзмәсендә, аннары “Розалина” кафесындагы Чәкчәк бәйрәмендә күрсәттеләр. Менә Әлфия Ибәтуллина Шенталы районының Денис авылында яшәгән әбисе — 1921 елда туган Фәния Шәрәпова тукыган сөлгеләрне алып килгән. “Мин кечкенә чакта әбием кыш буе идән паласлары, кул сөлгеләре тукый иде. Аннары тукымаларны ике такта арасына кыстырып, ничектер турылаганын хәтерлим. Элеккеге заманнарда хатын-кызларга өйләрен җитешле һәм матур итү өчен бик күп эшләргә туры килгән бит. Башта кыр тутырып җитен чәчкәннәр, аннары аны йолкып киптергәннәр, талкышларда талкып йомшарткач, көлтә-көлтә бәй­ләп, суда тотканнар, анна­ры тагын киптергәннәр һәм, кояшлы көннәрдә кар өс­тенә җәеп агартканнан соң, эр­лә­гәннәр. Шундый күп һәм авыр эш таләп иткән җитен җепләреннән әбиемнең шушы матур сөлгеләре барлыкка килгән. Тиздән аларга йөз ел тула инде, ә нинди ныклар”, — дип сөйләде Әлфия ханым.

Әлфиянең әнисе Вәсимә Рәсим кызы Гыйльманова да Денис авылының иң оста чигүчесе булган, диләр.  Күр­гәзмәгә кызы алып килгән мендәр тышлары, самавыр япмалары, сөлгеләре һәм алъяпкычлары нәфис һәм зәвыклы итеп эшләнгән.

Тукучы әбисе һәм чигүче әнисенең эшен күреп үскән Әлфия үзе дә иҗат кешесе. Ул тегүчелек юнәлешен сайлаган. Үзенә дә, туган-тумачаларына да, дус-ишләренә дә ни теләсәләр, шуны матур һәм килешле итеп тегеп бирә ала.

Әлфиянең килендәше Әми­нә Ибәтуллина исә күр­гәзмәгә әнисенең – Алмалы авылында яшәгән Мәрзия Латыйпованың карават япмасын алып килгән. Вак чәчәкләр белән чигелгән ак япманың читләре үзе үк бәйләгән челтәр белән би­зәлгән. Илленче елларда эш­ләнгән бу әйбер бүген дә кулланырлык – тукымасы ап-ак, ә нечкә ефәк җепләр белән чигелгән җыйнак чәчәкләре күзгә бәрелеп тормый, ә ничектер тыйнак кына елмаеп утыралар сыман.

samara1

Мин, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова, үзем дә кул эшләрен бик яратам. Яшьрәк чагымда намазлыкны үзем тегеп, читләрен борынгы татар чигү ысулы — тамбур җөе белән чиккән идем. Мондый әйберләр беркайчан да модадан чыкмый, зәвыгы булган кешеләрнең игътибар үзәгендә тора.

Менә “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Эльмира Шәвәлиева да “Сөмбелә” күргәзмәсенә тамбур җөе белән чигелгән колак мендәрен алып килгән. Бу мендәрнең дә үз тарихы бар. Үткән җәйне әнисенең туган авылы Дәүләтколга кайткач, Эльмира Талига апасының кулында чиккән  өстәл чүпрәге күреп алган һәм: “Нишлисең, апай! Бу бит борынгы татар чигеше! Андыйлар дөньяда калмады бит инде, ә син өстәл сөртеп йөрисең!” — дип, күз ачып йомганчы өстәл чүпрәген сумкасына тыгып куя. Самарага кайткач, ул аны яхшылап юа да, рәсемен, фотога төшереп, өендә калдыра, ә чигешне “Яктылык” татар мәктәбе музее хуҗабикәсе Асия Госман кызы Сәйфетдиновага илтеп бирә. “Балалар шушы өлге буенча чигәргә өйрәнсеннәр”, — дип бирсә дә, чигешнең оригиналы музейда урын ала, ә күргәзмәләргә чыкканда “Яктылык” шушы “өстәл чүпрәге” белән беренче урыннарны яулап килә икән. Менә шушы борынгы чигү өлгесе буенча Эльмира ханым чиккән мендәр тышы йөз елдан соң да татар чигеше үрнәге булып хезмәт итсен иде.

“Сөмбелә” бәйрәме күр­гәзмәсенә Асия ханым Сәй­фетдинова үзе дә  “Яктылык” балаларының кул эшләрен алып килгән. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова бик матур калфаклар, изүләр һәм милли күлмәкләр, ә Гагарин урамындагы ательеларның берсендә эшләүче Мәдинә ханым Шәрипова мөселман хатын-кызлары өчен тегелгән күлмәкләр һәм баш киемнәре үрнәкләрен күргәзмәгә куйганнар.

“Розалина” татар ашлары кафесындагы Чәкчәк бәйрәме дә матур япмалар, сөлгеләр һәм намазлыклар белән бизәлгән залда уздырылды. Мәҗлескә чакырылган мөхтәрәм кунакларны — остабикә Асия апа Яруллинаны, Җәмигъ мәчетендә хатын-кызларны дин белеменә өйрәтүче мөгаллимәләр Сания һәм Рушанияне көткән арада Зәйнәп Әмирова, Рауза Әюпова, Разия Гыйззәтуллина, Нәсиха Ногайбәкова һәм башкалар үзләре пешереп килгән чәкчәкләрне, урамаларны, җимеш бәлешләрен һәм көлчәләрен өстәлләргә куеп чыктылар. Бәйрәм уңаеннан бигрәк тә бавырсаклар һәм чәкчәкләр уңган, өстәвенә аларны бик матур итеп бизәгәннәр дә әле. Өстәлләр артына ак яулыкларын һәм калфакларын киеп утырган хатын-кызлар бер-берсенә аш-су серләрен сөйләшеп туйгач, Әминә Ибәтуллина “Ак калфак” җырын сузып җибәрде,  аңа башкалар да кушылдылар. Бернинди репетициясез-нисез, ә ничек матур яңгырый бит, ә! Шушы уңган хатыннарны хәзер үк сәхнәгә чыгарырга була!

Менә абыстайлар да килеп җитте. Алар Коръән сүрәләрен укыганнан соң, чалган корбаннарыбыз кабул булсын дип, шушы корбан мәҗлесенә корбан итләре җибәргән Рафаэль һәм Нәҗип Ибәтуллиннар, Наилә һәм Ринат Салькиннар,  Фиргать һәм Аидә Йосыповларның гаиләләренә, Идрис Йосыпов, Галия Әюпова, Наилә Тимербулатова, Хәмит, Разия һәм Наилә Әюповаларның корбаннарына дога кылганнан соң, Сания абыстайны зур юбилее белән котладык. Ул ничәмә еллар буе шәкертләргә дин белемен укыта, татарларны дин юлына бастыра. Хәзер инде аның шәкертләренең күбесе үзләре дә мөгаллимәләр булып җитешкәннәр. Сания абыстайга исәнлек-саулык, хәерле озын гомер теләдек.

Өстәл артында Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисованың сәламнәре,  Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Фәхретдин Канюкаевның котлау­лары яң­гырады. Догалар укып, теләкләр теләп, абыстайлар өйләренә таралышкач та, “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары ашыкмадылар әле, аралашып, аш-су серләре, биредә урын алган кул эшләрен эшләү ысуллары турында сөйләшеп утырдылар. 

Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*