tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә “Ак калфак”ның оештыру җыелышы узды
Теләчедә “Ак калфак”ның оештыру җыелышы узды

Теләчедә “Ак калфак”ның оештыру җыелышы узды

Теләче районы (Татарстан) Үзәк китапханәсендә районыбызның яшьләребез язмышына битараф булмаган хатын – кызлары җыелды.

Җыелышны Теләче муниципаль районы башлыгының оештыру эшләре бүлеге мөдире Яруллин Рафаэль Нәкыйп улы ачып җибәрде. Ул «Ак калфак» хатын – кызлар оешмасына уңышлар теләде.

Бу җыелышта Татар конгресы Башкарма комитетының Теләче бүлеге мөдире Зиннатуллина Талия Сәгыйт кызы хатын – кызларыбыз тарафыннан бик күп эшләр эшләүе турында әйтеп узды. Шулай ук район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча белгече Җиһангәрәева Хәния Миңлебай кызы да үз фикерләре белән уртаклашты. Җыелышта 13 авыл җирлегеннән «Ак калфак» оешмасы җитәкчеләре сайланды. Шулай ук Теләче районы «Ак калфак» оешмасына җитәкчесе урынбасары һәм оештыру комитеты әгъзалары сайланылды.

Теләче районы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе алда торган эшләр белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*