tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният (страница 899)

Рубрика: Мәдәният

Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды

Бүген Казанның Иске татар бистәсе зиратында халык күңелендә бигрәк тә җор телле, үлемсез Әлмәндәр булып сеңеп калган СССРнң халык артисты, Тукай һәм Станиславский исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды. Бу чарага күп санлы Камал театры артистлары һәм хезмәткәрләре, Шәүкәт аганың туганнары һәм якыннары, талантын сөючеләр җыелдылар.

Дәвам »

Новосибирски өлкәсендәге өч татар авылы милли мәдәният фестивале үткәрергә әзерләнә

2014 елның 21 июнендә Новосибирски өлкәсе Колыван районында урнашкан өч татар авылы: Йорт-Акбалык, Йорт-Оры һәм Казанка "Туган авылым" исемле фестиваль үткәрергә ниятләп тора.

Дәвам »

Чистай-Юкәтауда Туфан Миңнуллин әсәрен дүрт сәгать уйнадылар

20 майда Татарстанның Чистай шәһәрендә (борынгы исеме – Юкәтау) җирле халык театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Үзебез сайлаган язмыш” спектаклен күрсәтте. Тамаша “Чистай” мәдәни үзәктә үтте. Спектакль алдыннан тамашачыларны Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Чистай татар халык театры җитәкчесе Рәфыйк Әхмәтов сәламләделәр. Спектакльгә Туфан Миңнуллинның хатыны Татарстанның һәм Россиянең халык ...

Дәвам »

“Умырзая”лылар Татарстан Президенты бүләген Омскида каршы алдылар

Мартта 25 еллык юбилеен бәйрәм иткән “Умырзая” татар-башкорт ансамбленә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобус бүләк иткән иде. Бу турыда бәйрәм кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев әйтеп шатландырган иде. Инде шушы көннәрдә кадерле бүләк иясенә Омски шәһәренә килеп җитте. “Умырзая”лылар аны каршы алуны тантана итеп оештырдылар. “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле 1989 елда Ләлә Алимова һәм Фәрит ...

Дәвам »