Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Рафаил Шәйдуллин 30 мартта 60 яшьлек юбилеен билгелeп үтә.
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Мөселман яшьләре “Шәригать һәм аның өстенлекләре” темасына онлайн-лекция тыңлады
Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә карамастан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр проектлары үз эшен дәвам итә.
Дәвам »
Роберт Миңнуллинның «ВТ»га биргән соңгы интервьюсы: «Үзебезне үзебез алдаудан туктарга вакыт…»
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин бүген мәңгелеккә күзләрен йомды… Яман чир аны да читләтеп үтмәде. Роберт абый гомеренең соңгы көннәренә кадәр халык язмышын кайгыртып, янып, яшьнәп яшәде.
Дәвам »
Татар мәгърифәтчесе Гыйльман Кәрими хакында Төркиядә фәнни хезмәт басылды
Төрек галиме язган мәкалә “Ататөрек исемендәге мәдәният, тел һәм тарих” корылышының фәнни журналында урын алган.
Дәвам »
“Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенә әзерлек дәвам итә
Балалар бакчасы яшендәге нәниләр арасында үткәрелә торган “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесе Казанда өченче ел оештырыла.
Дәвам »
Җәмәгать эшлеклеләре Татарстан Президенты турында: «Рөстәм Нургалиевич — ул байлык»
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифасын үтәүгә керешүенә 25 мартта ун ел булды. «Татар-информ» җәмәгать эшлеклеләренең Президент турындагы фикерләрен туплады.
Дәвам »
«Тантана 2020» премиясенең онлайн-трансляциясен карап булачак
Татарстан Республикасында гамәлгә кертелгән махсус режимга бәйле рәвештә, премия тапшыру тантанасы тамашачыларсыз гына булса да узачак.
Дәвам »
Токиода яшәүче Җәмил Агафур Милли китапханәгә иске татар басмаларын бүләк иткән
Бүләк ителгән басмалар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Татар мөһаҗирлеге фондын тулыландырачак.
Дәвам »
Бөгелмә мөхтәсибәте Татарстанда балалар арасында дистанцион вәгазь бәйгесе игълан итә
Бөгелмә мөхтәсибәте, яшүсмерләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирүне үстерү максатыннан, дистанцион формада “Минем вәгазем” бәйгесен уздыру турында хәбәр итә.
Дәвам »
“Татар моңы” халыкара телевизион бәйгесен үткәрү вакыты күчерелә
24 март көнне җюри әгъзалары Рәсәй төбәкләреннән килгән алтмышлап видео һәм аудио язмаларны тыңлады.
Дәвам »