tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

Бүген, җөмәдәл-ахыр аеның 22-нче көнендә (4-нче февральдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Россия – минем тарих. Татарстан Республикасы” мультимедияле тарихи паркында булды. Биредә ул Болгар дәүләте чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр Россиядә ислам дине үсешенә багышланган экспозицияләр белән танышты. Ул заманча технологияләрне файдаланып төзелгән мультимедиалы паркны югары бәяләде. Мөфтине “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов озата йөрде. Музейда булганнан соң җитәкчеләр күргәзмәләр үзәгенең конференц-залларын, чаралар үткәрү өчен төрле мәйданчыкларны карады, техник мөмкинлекләр белән танышты. Экскурсиядә шулай ук Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин катнашты.

Алга таба “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов җитәкчелегендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күргәзмәләр залында төрле чаралар үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде. Россия мөселманнары өчен әлеге мөһим датага әзерлек уңаеннан җитәкчеләр бердәм рәвештә, зур форматта күргәзмә, фестиваль, бәйге, конкурслар һ.б. үткәрү уңаеннан фикерләре белән уртаклаштылар, эшче төркем булдыру, чаралар планын раслау хакында килештеләр. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек уңаеннан мөселман яшьләре, студентлар, волонтерлар белән эшне киң җәелдерү кирәклеге ассызыкланды.

“Казан ярминкәсе”ндә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан төп чараларны 2021 елның җәендә үк башлап җибәрү ниятләнә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*