tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 нәтиҗәләре буенча көрәшчеләр рейтингы лидерлары ачыкланды
2020 нәтиҗәләре буенча көрәшчеләр рейтингы лидерлары ачыкланды

2020 нәтиҗәләре буенча көрәшчеләр рейтингы лидерлары ачыкланды

Бүген “Ак Барс” Көрәш сараенда Татарстан көрәш федерациясе Президиумы утырышы узды. Утырышта 2020 елга нәтиҗәләр ясалды.

Матур традиция буенча, ел башында узган көрәш сезонына нәтиҗәләр ясалганда, иң яхшы көрәшчеләр, иң яхшы тренерлар, командалар, хөкемлардар ачыкланды. Иң яхшы дип табылучылар 12-13 февраль көннәрендә Минзәләдә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирны ачу тантанасында бүләкләнәчәк.

2020 нәтиҗәләре буенча көрәшчеләр рейтингы лидерлары:
1. Ренас Кәлимуллин
2-3. Динар Кәримуллин
2-3. Муса Галләмов
4. Раил Нургалиев
5. Ранис Галимуллин
6-7. Раббани Нургалиев
6-7. Илнар Галимов
8-9. Илнар Закиров
8-9. Илмир Төхвәтуллин
10-12. Рамил Синәкәев
10-12. Илназ Минмуллин
10-12. Айдар Алтынбаев

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*