tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган концертлар һәм мастер-класслар уза
Казанда Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган концертлар һәм мастер-класслар уза

Казанда Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган концертлар һәм мастер-класслар уза

13-16 февральдә Казанда бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган концертлар һәм мастер-класслар узачак.

Фестиваль концертлары Казан, Чаллы, Түбән Каманың сайлап алу турын узган һәм 2019-2021 елларда фонд стипендиаты булган талантлы яшь музыкантлары катнашында узачак. Чыгышларга шулай ук Мәскәүдән дә стипендиатлар киләчәк.

Концертлар 14 февральдә Казан консерваториясенең кече залында, 15 февральдә Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында һәм 16 февральдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак. Биредә «Җәлил укулары» III Халыкара конкурсы лауреатлары башкаруында Муса Җәлилнең татар, рус һәм инглиз телләрендәге шигырьләре яңгыраячак.

16 февральдә «Адымнар» полилингваль комплексында «Төп нөсхә көне» уза. Балаларга уникаль Моабит дәфтәрләре тәкъдим ителә, мәктәп укучылары шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова белән очрашачак, шулай ук Мәскәү һәм Казан яшь музыкантлары башкаруында Муса Җәлилнең бик яраткан көйләре яңгыраячак.

Фестиваль концертлары алдыннан Президент гранты проекты кысаларында Мәскәү консерваториясе педагогларының мастер-класслары уза.

Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе белән берлектә «Яңа исемнәр» хәйрия фонды оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*