tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәламәтлекләре чикле балалар арасында “Без булдырабыз” конкурсын оештыралар
Сәламәтлекләре чикле балалар арасында “Без булдырабыз” конкурсын оештыралар

Сәламәтлекләре чикле балалар арасында “Без булдырабыз” конкурсын оештыралар

“Ярдәм” хәйрия фонды сәламәтлекләре чикле балалар арасында шәһәркүләм “Без булдырабыз” конкурсын оештыра. Конкурс җыр һәм шигырь номинациясендә Казан шәһәре балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелә.

“Без булдырабыз” конкурсы Казан шәһәре башкарма комитетының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар эчендә оештырыла. Конкурсның оештыру комитеты рәисе – Казан шәһәре Думасы депутаты, Думаның мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләр комитеты әгъзасе Мәликә Гыйльметдинова.

Бәйгенең төп максаты – татар телен таныту. Пандемия сәбәпле, конкурс дистанцион формада оештырыла. Конкурста катнашучылар 15 февральгә кадәр шигырь сөйләүләрен, йә җыр башкаруларын видеога төшереп, [email protected] адресына җибәрергә тиеш. Чыгыш өчен җыр яки шигырь ирекле темага сайлап алына. “Без булдырабыз” конкурсының финалы Халыкара туган тел көне алдыннан 18 февральдә үткәрелә.

Конкурс координаторы Марат Рафаэлевич Кадыйров +7 950 311-03-30

“Ярдәм” фонды матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*