Халкыбызның җыр-моңга гашыйк егет-кызларга бай Аллага шөкер. Кулында ут уйната торган ханым, җырлары белән күңел кылларын чиртә торган бер кызы -Галия апа Камалова "Дөнья" студиясендә кунакта
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Татарча-русча сүзлек кесәдә!
Бу җәйдән Android системалы смартфон хуҗалары кесә телефоннарына бушлай татарча-русча һәм русча-татарча TatDict сүзлеген күчертеп алу мөмкинлеген алдылар. Ясалышы дизайн ягыннан да, эшләве ягыннан да уңайлы. Сүзлектә 60 мең сүз тупланган. Мисаллар да китерелүе сүзлекнең дәрәҗәсен бермә-бер арттыра. Реклама булмавы да куандыра. Элегрәк куйган сүзлегем бу ягы белән ачуны шактый китерә. Татар телен өйрәнегә теләүчеләр һәм, гомумәк кызыксынучылар бу кушымтаны google play дан ...
Дәвам »
Казанда милли мәгариф үзәге ачылачак
1 нче сентябрь – Белем көнендә Казанның Мәскәү районындагы КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе базасында милли мәгариф үзәге ачылачак.
Дәвам »
Мәскәүдә Татарстан көннәре үтә
20 августта, Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре башланды. Искәртеп узабыз, 20-24 августта мәскәүлеләрне һәм башкала кунакларын татар халык мәдәнияте, традицияләре һәм тарихы белән танышу мөмкин булган төрле очрашулар көтә.
Дәвам »
Өч бай татар хатын-кызы Forbes исемлегендә
Россиянең иң бай хатын-кызлар исемлегендә беренче 15 урында өч татар ханымы бар.
Дәвам »
Чиләбедә “Татар кызы 2014” конкурсы финалына әзерләнәләр
Быел ярышка Чиләбе, Свердлау, Корган өлкәләреннән, Башкортстаннан йөзгә якын кыз катнашкан.
Дәвам »
Хельсинки Казан арасы якынлаша
Бүген 20 августта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Финляндия татарлары җәмгыяте рәисе Атик Али белән очрашты.
Дәвам »
Идел- Урал легионы: җәлилчеләрнең моңы туган якка кайта
1944 елда фашистик Германиядә әсирлектә язылган татар грампластинкасы Берлинда табылды. Бу уникаль язманы Германиядә яшәүче милләттәшебез Венера Вәгыйзова алып кайтты
Дәвам »
Уфа зиратында Фәридә Кудашевага кабер ташы куелды
15 августта Уфаның мөселман зиратында татар һәм башкорт халкының яраткан җырчысы Фәридә Кудашева каберенә истәлек ташы куелды.
Дәвам »
“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгын ЮНЕСКОга кертүне рәсми танучы сертификат тапшырыла
“Болгар” тарихи-археологик музей-тыюлыгы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Шул уңайдан, 20 августта, Болгар һәм Казан шәһәрләрендә тантаналы чаралар була. Көндезге 12 дә Болгар шәһәрендә театральләштерелгән тамаша уздырыла. “Болгар” тарихи-архитектура музей-тыюлыгының ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе турында рәсми рәвештә танучы сертификатны исә кичке 5 тә, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тапшырачаклар. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова ...
Дәвам »