Аның төп максаты – талантлы яшь татар башкаручыларын, коллективларын ачыклау һәм алар арасындагы иҗади элемтәләрне үстерү
Дәвам »Рубрика: Слайдер
Кырымда яшәүче Идел буе татарларының беренче радиотапшырулары эфирга чыкты
Идел буе татарларының Кырымдагы "Идел" ассоциациясе 2014 елның 14 мартын бәйрәм көне итеп истә калдырачак. Чөнки бу көнне эфирга күптән көтелгән татарча радиотапшыру чыкты.
Дәвам »
Казанда “Татар кызы” шәһәр бәйгесе үтәчәк
Анда район турларында җиңү яулаган 7 кыз катнашачак.
Дәвам »
Минзәлә Татар дәүләт драма театры Чиләбедән лауреат булып кайтты
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры күптән түгел, Чиләбе шәһәренең Яңа художество театры (Новый Художественный театр) бинасында “СELoBEK ТЕАТРА” дип исемләнгән кече формалы спектакльләрнең II Халыкара театраль фестиваль–лабораториясе атналыгы кысаларында, Т.Җуҗәноглуның “Ташкын” (“Лавина”) драмасы белән чыгыш ясады
Дәвам »
Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты
Очрашу CERBA офисында узда, элек анда Канада һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл булган иде.
Дәвам »
КЫРЫМЛЫЛАР УЙЛАП ЭШ ЙӨРТЕР ДИП ЫШАНАБЫЗ
Бөтендөнья җәмәгатьчелеге Украинадагы һәм Кырым автономияле республикасындагы хәлләрне зур игътибар белән күзәтеп бара. 16 мартта үтәчәк референдум Кырымда яшәүче барлык халыклар язмышын билгеләрдәй зур әһәмияткә ия.
Дәвам »
Казанда Россия мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы төзелде
12 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә узган "Мөслимә" Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтаенда катнашкан 108 делегат шундый карар кабул итте.
Дәвам »
Калугада төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре һәм диаспораларының гүзәллек конкурсында Татарстан кызы “Мисс игелеклелек” титулына ия булган
Калуга өлкәсендә беренче тапкыр төбәкнең милли-мәдәни берләшмәләре һәм диаспораларының хатын-кызлары арасында гүзәллек һәм осталык конкурсы уздырылган. Моны кулай вакытка – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән бәйле ялларга туры китереп оештырганнар. Өлкәнең яшьләр үзәгендә үткәрелгән конкурста Россия, шул исәптән Татарстан һәм Чувашия, шулай ук Дагстан, Әзербайҗан, Әфганстан, Грузия, Израиль, Украина гүзәлләре катнашкан. Ярышлар исә 3 этаптан торган: визитка, милли киемнәрдән дефиле һәм ...
Дәвам »
Халкыбызның үлмәс һөнәр авазлары
«Уңган халкымның остакуллары: татар халык һөнәрләре” дип аталган күргәзмәдә татар халкының борынгыдан килгән һөнәр үрнәкләре белән танышырга мөмкин. Татарстан Милли музеенда урын алган әлеге экспозиция – Россиядә Мәдәният елы уңаеннан оештырылган. Без остакулларга элек-электән бай булган. Татарлар арасында һөнәрчелекнең үсешенә географик җирлек, җир азлыгы һәм иген уңмау, ислам диненең таралуы, мөселман һәм көнчыгыш традицияләре, Идел буендагы башка халыклар белән тыгыз ...
Дәвам »
Уфада – “Нәүрүз гүзәле-2014”
Шушы елның 28 февралендә Уфа “Нур”татар дәүләт театрында “Нәүрүз гүзәле-2014” бәйгесе үтте.
Дәвам »