tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы
Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы

Россия Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгы

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россиянең дәүләт бәйрәме – Конституция көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көннән алып узган чирек гасыр дәвамында илебезнең төп Кануны үз гражданнарының мәнфәгатьләре сагында тора.

Россия Конституциясенең дәүләтләр конституциячел корылышы өлкәсендә бөтен дөньяда тупланган уңай тәҗрибәне файдаланып эшләнүе, үткән гасыр ахырындагы шактый шау-шулы иҗтимагый хәлләрне җайга салуда аерым роль уйнавы, җентекләп уйланганлыгы һәм бербөтенлеге нәтиҗәсендә үзгәрешләргә бирешми торган хокукый актларның берсе булуы игътибарга лаек.

Россия төбәкләре өчен Россия Федерациясе Төп Законының федерализмга нигез салучы, федерация субъектлары статусын һәм вәкаләтләрен билгеләүче нигезләмәләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Үз хокукый системасын үстергәндә, Татарстан илебезнең төп хокукый документы рухына туры килерлек итеп һәм аның кысаларыннан чыкмыйча эш итә.

Канунда каралган хокукларга таянып, без икътисадый һәм мәдәни үсештә, социаль сәясәтне камилләштерүдә, милләтара һәм динара татулыкны ныгытуда зур уңышларга ирештек.

Әйдәп баручы төбәкләрнең берсе буларак, Татарстан Республикасы иҗтимагый-сәяси яктан тотрыклы булуы һәм граждан җәмгыятенең югары үсеш дәрәҗәсенә ирешүе белән аерылып тора. Республика халкына хезмәт сөючәнлек, киң күңеллелек, кунакчыллык, тарихи-мәдәни мираска ихтирамлы караш, авыр тормыш хәлендә калган һәркемгә ихластан ярдәм итәргә әзер тору кебек асыл сыйфатлар хас.

Болар барысы да республиканың күркәм образын булдыруга ярдәм итә, эшләү һәм яшәү, инвестицияләр кертү өчен һәм туристлык өлкәсендә аңа карата кызыксынуның артуына китерә.

Республикада Россия халыкларының хәзерге чор кыенлыкларын, авыр сынауларны бары берләшеп кенә җиңеп чыга, социаль-икътисадый үсештә уңышларга ирешә алачагын тулысынча аңлау бар.

Зур илебезнең барлык төбәкләре белән дустанә мөнәсәбәттә булуы – Татарстанның горурлыгы. Бу юнәлештәге башлангычларыбызны һәм проектларыбызны тормышка ашыруда төрлечә булышуы өчен илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга рәхмәтлебез.

Хөрмәтле татарстанлылар!

1993 елда кабул ителгән Конституция Россия Федерациясе дәүләтчелеген ныгытуда яңа этап булды. Шул ук вакытта һәрберебезнең бөек илебез Төп Законын өйрәнүе һәм аның нигезендә эш итүе гаять мөһим.

Кадерле дуслар, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, рухи ныклык, дәүләтнең һәм граждан җәмгыятенең көченә тирән ышаныч, тормыштагы планнарыгызның чынга ашуын телим.
Бәйрәм белән! Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*