tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Корылтай депутаты, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов

Корылтай депутаты, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов

Башкортостан Республикасының Дәүләр җыелышы – Корылтай депутаты, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов үзенең Бишбүләк, Әлшәй, Миякә районнарында яшәүче якташлары, сайлаучылары белән еш очраша. Күптән түгел Бишбүләк районы хакмиямите башлыгы Наил Гататуллин аны Дим тугаенда ачылган яшьләр җәйләвенә чакырды. депутат Айдар Галимов “Бәхет республикасы” җәйләвенә Бишбүләк мәктәпләреннән җыелган өлкән сыйныф укучылары белән Башкортостандагы тормыш, яшьләр сәясәте, мәдәният һәм тәрбия турында әңгәмә корды.Укучылар соравы буенча татар, башкорт, рус телләрендә үзенең яраткан җырларын башкарды. Район башлыгы Наил Гатауллтин фикере буенча, мондый очрашуларны яшьләрне үстерүгә игътибар зур файда китерә. Артистны сайлаучылар ярата, аның парламент утырышларында нәтиҗәле катнашуына ышана.

Римзил Вәли

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*