tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Печән базары 2015 безнең видеода!

Печән базары 2015 безнең видеода!

Быелгы Печән базары өченче тапкыр оештырыла. Милли һәдияләр белән сату иткән ярминкә беренче тапкыр Нурулла мәчете каршында узды. Узган елны кечкенә урамга сыешмыйбыз дип Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараны Каюм Насыйри урамында үткәрде. Ә бу юлы Печән базары ярминкәсе Кабан күле яры буйлап сузылды, Камал каршындагы мәйдан да татар яшьләре кулында булды.

Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – 20 гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк. Шул рәвешле,”Печән базары” һәм “Уку паркы” җитештерүчәнлек үсешенә, милли киемнең һәм Казанның истәлекле урыннарының популярләшүенә ярдәм итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*