tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уздыру буенча пресс-конференция узды

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уздыру буенча пресс-конференция узды

2015 елның 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X Форумы узачак.

Бу уңайдан 2015 елның 2 декабрь көнне 11.00 сәг. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә рәис җыелган журналистларга узачак чаралар турында мәгълүмат бирде, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Форумының быел түгәрәк датасы – 10нчы тапкыр узуы турында, ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

Искәртеп узабыз, 4-6 декабрь көннәрендә узачак чараларда Россия Федерациясенең 52 регионыннан, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә. Әлеге исемлектә: татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәре хакимияте, татар зыялылары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*