tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Казанның меңъеллык тарихы” музеенда рәссам В.Ермолаевның шәхси күргәзмәсе ачыла
“Казанның меңъеллык тарихы” музеенда рәссам В.Ермолаевның шәхси күргәзмәсе ачыла

“Казанның меңъеллык тарихы” музеенда рәссам В.Ермолаевның шәхси күргәзмәсе ачыла

2015 елның 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы узачак.

Әлеге чаралар кысаларында катнашучылар “Казанның меңъеллык тарихы” музенда үзенчәлекле рәссам В.Ермолаевның шәхси күргәзмәсе белән танышачаклар.

Латвия рәссамы Виталий Ермолаев озак еллар буе Юрмала шәһәрендә яшәсә дә, Казанны үзенең туган шәһәре дип саный.  Рәссамның “яктылык сибүче” картиналары 7 ел буе дөньяның төрле почмакларында сәнгать сөючеләрне битараф калдырмады. Inner light стиле белән ясалган әлеге сәнгать үрнәкләре ниһаять “Казанның меңъеллык тарихы” музеенда да урын алдылар. Тамашачының рәссам картиналарында нинди рәсем күрүе яктылыкның күпме күләмдә һәм нинди почмак ясап төшүенә бәйле. Виталий Ермолаев әлеге  Inner light стиле белән 1998 елда ясый башлый. Рәссамның картиналарында төп лейтмотив булып рухилык, рухият темалары өстенлек итә.

Әлеге гүзәл картиналар белән танышу 4 декабрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86) узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*