tatruen
Баш бит / Слайдер / Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасында җиңүче хаҗга юллама алачак
Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасында җиңүче хаҗга юллама алачак

Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасында җиңүче хаҗга юллама алачак

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 24-нче көнендә, Казанда Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләре) арасында беренче республика олимпиадасы старт алды. Ярышларда Яр Чаллы, Әлмәт, Казан, Кукмара, Буа, Мамадыш һәм Ютазы районнары шәкертләре катнаша.

Чара башында Казанның «Рәшидә» Коръән өйрәнү үзәге һәм әл-Җинән университетын тәмамлаган Рушан хәзрәт Йосыпов Коръән-Кәрим аятьләре укыды, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин дога кылды. Аннары катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында түбәндәгеләрне билгеләп үтте:

– Сез бик бәхетле вакытта яшисез: сезнең өчен бик күп мөселман мәдрәсәләре, институтлар, академияләр эшләп килә! Ислам буенча белем алу өчен сезгә чит илгә барырга кирәкми. Туган җиребездә «фән докторы» дәрәҗәсенә кадәр ирешә аласыз! Аллаһы Тәгалә сезгә белем алуда бәрәкәт бирсен.

Аннары сүз “Рәшидә” Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры, Россиянең ислам фәннәре докторларының берсе Габдерәшид хәзрәт Фәизовка бирелде:

– Әлхәмдүлилләһ, без сезне бу чарада күрүебезгә шатбыз. Монда утыручыларның бөтенесен дә җиңүче дип әйтәсе килә. Сезне Татарстан мәдрәсәләре вәкилләре арасыннан иң яхшылары буларак сайладылар. Сезнең белемегез бар, аларны өммәтебез өчен файдаланыгыз.

Чыгышлардан соң оештыручылар катнашучыларга олимпиаданы уздыру тәртибен аңлаттылар, шуннан соң шәкертләр сыйныфлар буенча таралыштылар. Яшьләр “Ислам хокукы”, “Дин нигезләре” һәм “Гарәп теле”нә караган белемнәр өлкәсендә көч сынашырга кереште. Олимпиада гарәп телендә сөйләшә белү һәм Коръәнне дөрес һәм матур укый белү буенча язмача һәм телдән тест биремнәре эшләү формасында уза. Олимпиада нәтиҗәләре өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

«Ислам хокукы», «Дин нигезләре» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә беренче урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле цифрлы призлар белән бүләкләнәчәк. Аннан соң, өстәмә бирем нәтиҗәләре буенча өч җиңүче арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасының абсолют җиңүчесен билгеләячәкләр, ул хаҗга юллама алачак.

Моннан тыш, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XII Бөтенроссия олимпиадасында катнашачак, ул шулай ук Казанда декабрь башында узачак. Анда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Чиркәс, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Россиянең башка төбәкләренең дини уку йортлары студентлары катнашачак. Олимпиаданың республика туры Татарстаннан иң сәләтле шәкертләрне ачыклау һәм аларны Бөтенроссия этабына әзерләү максатыннан беренче тапкыр уздырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*