tatruen
Баш бит / Слайдер / Казанда KazanForum XIV Халыкара икътисади форумы ачыла
Казанда KazanForum XIV Халыкара икътисади форумы ачыла

Казанда KazanForum XIV Халыкара икътисади форумы ачыла

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» эшли башлый.

Беренче көнне мәйданчыкта сиксәнгә якын төрле чара уза, шул исәптән панель дискуссияләр, төрле илләрдән килгән бизнесменнарның очрашулары, мода күрсәтү, «Заманча чынбарлыктагы икътисади партнерлык» бердәм темасына багышланган уеннар була.

«Турыдан-туры чит ил инвестицияләренең халыкара трендлары: Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең роле» эшлекле иртәнге ашы гарәп дәүләтләре, Россия һәм БДБ илләре арасында туры инвестицияләр өлкәсендәге күптән түгел булган үзгәрешләргә, бу илләрнең тотрыклы инвестицияләренә һәм киләчәгенә багышлана.

Шул ук сәгатьләрдә форумда катнашучылар халыкара багланышларның яңа матрицасын, технологик суверенитетка ирешүне һәм хәзерге заманда аның мөһимлеге турында фикер алыша.

Беренче көнне Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең VII яшь дипломатлары форумы ачыла. Ул тышкы сәясәт ведомстволарының яшь хезмәткәрләре өчен уникаль дискуссия мәйданчыгы булып тора. Анда танылган сәясәт эшлеклеләр, дипломатлар, хакимият вәкилләре катнаша. Чарага Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров видеоконференцэлемтә режимында кушыла.

Форум кунаклары шулай ук Россиядә хәләл сертификациясе буенча органнарны аккредитацияләү һәм «Төньяк – Көньяк» транспорт коридорын үстерү перспективаларын бәяләячәк. Агымдагы катлаулы шартларда импорт һәм экспорт йөкләренең нәтиҗәле логистикасы буенча фикер алышуга Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, Россия һәм чит ил министрлары һәм халыкара логистика компанияләре вәкилләре кушылырга җыена.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*