tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев “Шиһабетдин Мәрҗани укулары” конференциясенең пленар утырышында катнашты
Васил Шәйхразиев “Шиһабетдин Мәрҗани укулары” конференциясенең пленар утырышында катнашты

Васил Шәйхразиев “Шиһабетдин Мәрҗани укулары” конференциясенең пленар утырышында катнашты

Бүген Казанда “Әл-Мәрҗани” мәчетенең конференц-залында “Шиһабетдин Мәрҗани укулары” “Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани – бөек галимнәр, теологлар һәм мәгърифәтчеләр”  фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөфти Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Камил Сәмигуллин катнашты.

Васил Шәйхразыев катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге чара Хөсәен Фәезхановның, Шиһабетдин Мәрҗанинең һәм башка мәгърифәтчеләрнең тормышын һәм фәнни хезмәтләрен өйрәнүдә зур әһәмияткә ия.

Равил Гайнетдин Васил Шәйхразиевка шундый мөһим вакыйгага һәм бөек галимнәрнең фәнни мирасына игътибары өчен рәхмәт белдерде.

VIII Мәрҗани укулары Казанда “Ислам һәм татар дөньясы” Бөтенроссия фәнни форумы кысаларында уза, ул Россиянең Шәрык теологы Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырыла.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*