Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Слайдер / Баулы районында «Яруллин укулары» дип исемләнгән төбәкара әдәби бәйге узды
Баулы районында «Яруллин укулары» дип исемләнгән төбәкара әдәби бәйге узды

Баулы районында «Яруллин укулары» дип исемләнгән төбәкара әдәби бәйге узды

Татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинның шигырьләрен укучылар бәйгесе әдипнең туган авылы Кызылъярда үткәрелде. Анда Баулы районы мәктәпләре укучылары, шулай ук Башкортстан Республикасы Туймазы районыннан һәм Октябрьский шәһәреннән балалар һәм педагоглар катнашты.

Чара Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе башлангычында, районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә оештырылды.

Район кунаклары, авылга килгәч, иң әүәл Фәнис Яруллин музеенда булдылар, кызыксынып, экспозиция белән таныштылар, уңай фикерләр калдырдылар.

Бәйгенең тантаналы ачылышында мөгаллимәләрне һәм укучыларны мәктәп директоры Альбина Әминова, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова һәм Баулы районының мактаулы гражданины Мохтар Афзалов сәламләде. Кунаклар алдында Кызылъяр авылының яшь талантлары чыгыш ясады.

45кә якын бала татар, рус, инглиз һәм итальян телендә шигырь укыдылар. Италиядән Туймазы шәһәренә рус телен өйрәнергә килгән 17 яшьлек Кьяна Мария Фәнис Яруллинның «Туган як» шигырен үзе тәрҗемә иткән, аны ул күз яшьләре белән сөйләде.

Чара җиңүчеләрне бүләкләү һәм «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Фәридә Зыярова.

Айгөл Хөсәенова фотосы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*