tatruen
Баш бит / Слайдер / Түбән Новгород өлкәсендәге авыл хезмәтчәннәре сынатмый
Түбән Новгород өлкәсендәге авыл хезмәтчәннәре сынатмый

Түбән Новгород өлкәсендәге авыл хезмәтчәннәре сынатмый

Бүген чөгендер алу өчен кул көче бөтенләй кирәк түгел диярлек. Яңача технологияләр, заманча техника куллану татлы тамыр җитештерүне тулаем механизацияләштерде. Иң мөһиме – катлаулы техника штурвалы артында квалификацияле механизаторлар булуы һәм андыйлар Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы хуҗалыкларында бар. Мәсәлән, Кочко-Пожарда уңышлы эшчәнлек алып баручы крестьян-фермерчылык хуҗалыгы җитәкчесе Илдус Шаипов бу өлкәдә комбайнчысы Сергей Трушинны (фотода) билгеләп үтте. Яшь белгеч Ильдус әфәнде кул астында озак еллар хезмәт итә һәм КФХ механизаторларының иң алдынгысы булып тора. Катлаулы техниканың барлык нечкәлекләрен үзләштереп өлгергән белгеч хәзер чит ил чөгендер комбайнында эшли.

Бу крестьян-фермерчылык хуҗалыгы ике мең гектардан артык җир били, шул мәйданның 700 гектарында шикәр чөгендере үстергән. Быел һава шартлары әйбәт,шуңа да ярыйсы гына уңыш алырга өметләнә фермер.

– Бүгенгә 500 центнер уңыш биргән кыр да бар. Шушы басудагы югары уңыш чәчү әйләнеше кагыйдәсен дөрес үтәүгә дә бәйле. Чөгендерне казып алуга керешү алдыннан, аз гына булса да, яңгырлар явып, җирне йомшартты, бу эшне берникадәр җиңеләйтте һәм, Аллаһы ярдәме белән, тиз арада чималны алып бетерербез дип уйлыйм, – ди Ильдус әфәнде.

Бу хуҗалык кырларында яңа техника гөрли, аларда авыл хуҗалыгына гашыйк, югары квалификацияле чын профессионаллар хезмәт итә.

– Хезмәткәрләрем белән канәгать – алар барысы да аграр кәсепне “5”ле билгесенә белә. Хуҗалыкның тотрыгы, әлбәттә, Сергей Трушин. Ул райондагы киң профильле һәм иң тәҗрибәле механизаторларның берсе. Башкалар да анардан үрнәк алып,  тырышып эшлиләр, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Илдус Таһир улы бу өлкәдә тәҗрибәле белгечләрнең берсе. КФХ оештыргач, чөгендер комбайны һәм башка махсус агрегатлар булдыра да, җиң сызганып эшкә керешә. Гомумән алганда, татлы тамыр үстерү технологиясе ул эшкә керешкән елдан бирле нык үзгәрмәде. Кызганычка каршы, бу культураны эшкәртү ысулларына, запас частьләргә, ягулык-майлау материалларына ел саен диярлек хаклар үсә, ә чимал бәясе нык үзгәрми, Сергач шикәр заводы белән хезмәттәшлек шартлары да күбесе очракта аграрийларга отышлы түгел.  Тәҗрибәле фермер бөртекле культуралар да үстерә – киләсе ел уңышына нигез салып, 620 гектар уҗым чәчкән. Хәзер үсемлекләр ярыйсы гына шытым бирә.

КФХ заманча технологияләр аркасында эшчәнлек алып бара: яңа техника булдыра, фәнни ысуллар өйрәнә һәм аларны эшчәнлегендә уңышлы куллана. Илдус Шаипов җитәкләгән хуҗалык, берсүзсез, заманча кече форма аграр предприятиеләр үрнәге булып тора. Бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере үстерүдән тыш, ул терлекчелек тармагында да эшчәнлек алып бара – мөгезле эре терлек һәм атлар үрчетә.

Безнең як аграр хуҗалыклар элек тә шикәр чөгендере үстерде. Әлбәттә, ул вакытта бу культураны эшкәртү шартлары да, казып алу ысуллары да катлаулырак, әлеге процесста дистәләгән техника һәм күп санлы эшче катнаша иде. Ә бүген чөгендер кырына карасак, иң күбе ике комбайн һәм берничә башка техника берәмлеген гына күрәбез. Әлеге шартларда җитештерү күләме белгечләрнең югары квалификациясенә һәм хуҗалык идарәсенең уңышлы җитәкчелегенә бәйле.

Ринат СӨННӘТОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*