tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Шайдуллинга – дәүләт бүләге
Шамил Шайдуллинга – дәүләт бүләге

Шамил Шайдуллинга – дәүләт бүләге

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов танылган милләттәшебез Шамил Шайдуллинны икенче дәрәҗәле “Ватан алдындагы казанышлары өчен” (“За заслуги перед Отечеством”) орденының медале белән бүләкләнүе уңаеннан котлады.

Куйбышев тимер юлы начальнигы урынбасарына дәүләт бүләге Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 20 октябрендә имзаланган указы нигезендә бирелгән.

“Хөрмәтле Шамил Нургали улы! Чын күңелемнән Сезне хезмәттә казанган уңышларыгыз һәм күпьеллык намуслы, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә бүләк алуыгыз уңаеннан тәбрик итәм. Сез 1980 елдан бирле тимер юлда эшлисез. Сезнең тармак үсешенә бәһасез өлеш кертүегез иң югары дәрәҗәдә лаеклы рәвештә бәяләнүе чиксез шатландыра. Ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз һәм игелекле, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар һәм яңа профессиональ үрләр яулауда казанышлар телим”,- диелгән регион башлыгының котлавында.

Шамил Нургали улы Куйбышевның М.Т.Елизаров исемендәге тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлый. Үзенең хезмәт юлын Куйбышев тимер юлының Ульяновск локомотив депосында йөреп торучы составны ремонтлау буенча слесарь сыйфатында башлап җибәрә. Хезмәт эшчәнлеге барышында аңа үсешнең барлык баскычларын үтәргә – баш инженер, локомотив депосы начальнигы, Куйбышев тимер юлының бүлек начальнигы беренче урынбасары, баш инженеры, бүлек начальнигы булып эшләргә туры килә. 2011 елның 21 мартында Куйбышев тимер юлы начальнигының территориаль идарә итү буенча урынбасары итеп билгеләнгән.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*