tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар егетләре аш-су бәйгесендә җиңде!
Татар егетләре аш-су бәйгесендә җиңде!

Татар егетләре аш-су бәйгесендә җиңде!

«Хыял» Яшьләр үзәге Халыкара пешекчеләр көне уңаеннан “Мастер шеф” исемле бәйге үткәрде.

Аш-су бәйгесендә барлыгы 12 кеше катнашты. Алар арасыннан 3 кеше җиңүче дип табылды. Бу – Гөлгенә Галимова, Марат Прокопьев, Азат Кәримов.

Бәйге берничә этаптан торды: өй эшен яклау, кош теле пешерү, төп ризык белән салат әзерләү, табындагы предметларны дөрес урнаштыру.

Җиңүчеләр “Хыял” Яшьләр үзәгенең истәлекле бүләкләре һәм дипломнар белән бүләкләнде. Моннан тыш, аларга “Каенлык” банкет залында эш тәкъдим иттеләр.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*