tatruen
Баш бит / Архив по тегу Тубыл (страница 2)

Архив по тегу Тубыл

Балчыктан сыннар ясаучы осталар

Төмән өлкәсенең Тубыл районы, Ишмәт авылында туып үскән Нурия Яхья кызы Маметова мәктәпне тәмамлап Тубыл педучилищесында белем алганнан соң, башлынгыч сыйныф укытучысы булып туган авылында хезмәт юлын башлый.

Дәвам »

Сугыш корбаннарын искә алдылар

Тубылда шәһәр һәм район милли мәдәни автономия рәисләре Сәет Хисматуллин, Альберт Абсатаров, шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов Бөек Ватан сугышында булганнарны  һәм сугыш корбаннарын хөрмәтләп искә алу чарасын оештырдылар. Унбишенче  мәктәпнең этномәдәни үзәгенең залында Тубыл шәһреннән һәм районнан килгән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чорында үскән балалар, тылда фронт өчен хезмәт иткән хатын-кызлар җыелган иде. Ибраһим хәзрәт изге Коръәннән  сүрәләр ...

Дәвам »

Бөек Җиңү көне-олы тантана

Себер татар мәдәният үзәгенең концерт залында тыл хезмәтчәннәре, сугыш елларында туып үскән балалар, тол хатыннар, ятим үскән сабыйлар, мәктәп укучылары  җыелган иде. Зал тутырып җыйган мәдәни чарада сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. Алып баручы Айгөл Мәүлекаева Бөек Ватан сугышы елларында аяусыз көрәштә батырлык күрсәткән сугышчылар , тылда хезмәт итүчеләр турында   сөйләде.Ул: ”Без бүген олы тантана-Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган мәдәни чарага ...

Дәвам »

“Фронтовые дали”-тубыллыларның яраткан бәйгесе

Тубыл шәһәренең “Речник”  мәдәният йортыда шәһәр күләмендә узган  “Фронтовые дали” иҗат бәйгесе ике йөзгә якын катнашучыларны җыйды. Чарага җыелган кунакларны, тамашачыларны, үзешчән сәнгать осталарын  региональ мәдәният департаменты  директоры Юлия Шакурская котлады,  патриотизм хисләрен тәрбияләүче мәдәни  чарада катнашучыларга уңышлар теләде. Ике йөзгә якын сәнгать осталары арасында Төмән, Ялутор шәһәрләреннән,  Яркәү, Уват, Тубыл районнарыннан да җырчылар бар иде. Үнөч яшьтәгеләр, урта яшьтәгеләр ...

Дәвам »

Казан укучыларыбызны җылы каршы алган

Язгы каникул көннәрендә Тубыл шәһәренең ундүртенче һәм һәм унбишенче мәктәп укучылары, укытучылар Сәлимә Алыкова, Марсельеза Хасанова җитәкчелегендә Казанга экскурсияга барып кайттылар. Тубылның унбишенче мәктәбендә утыз елга якын физика –математика фәннәрен укыткан Сәлимә Сәетмөхәммәтовна беренче мәртәбә Казанда үзе яшүсмер вакытында булган. 35 елга якын вакыт узса да, һәйкәлләрнең, борыңгы биналарның саклануына горурланып, ул сәяхәттән кайткач, Мәркәзебез Казанның заманача да уңай якка ...

Дәвам »