tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ​​Төбәк тарихы дәресләрендә бу җирдә борынгы Себер татарлары яшәгәнлеген дә язарга кирәк
​​Төбәк тарихы дәресләрендә бу җирдә борынгы Себер татарлары яшәгәнлеген дә язарга кирәк

​​Төбәк тарихы дәресләрендә бу җирдә борынгы Себер татарлары яшәгәнлеген дә язарга кирәк

Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Радик Әхмәтов «Ваганов укулары» – XII төбәкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашкан.

Дин әһеле үз чыгышында Тара шәһәренең Себер ханлыгы җирендә төзелгәнлеген искә төшергән һәм бу хакта төбәк тарихы турындагы уку әсбапларын язганда онытмаска чакырган.

«Себер татарлары төбәкнең мәдәни, икътисади һәм сәнәгать үсеше өчен руслар һәм башка халык вәкилләре белән бергә күп нәрсә эшләде һәм эшлиләр», – диде Радик хәзрәт.

Фәнни-гамәли конференция төбәк тарихын өйрәнүгә нигез салган Аркадий Вагановка һәм Тара шәһәренең 430 еллыгына багышланган.

Тара атамасы татар телендәге тар сүзе һәм Иртышның кушылдыгы Тар елга белән бәйле. Тара хәзерге Омск өлкәсенең иң беренче рус шәһәрчеге санала – 1594 елда нигезләнгән. Ул Күчүм хан гаскәрен кысрыклау максатыннан, кирмән буларак төзелә башлаган.

12-13 апрельдә Тара шәһәрендә узган әлеге чарада тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният белгечләре, археологлар, этнографлар, музей хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашкан.

Ваганов укулары Иртыш буе халыкларының этник һәм конфессиональ тарихы турында да сөйләшкәннәр, гомумән алганда, төбәкара фәнни чара мирасны барлау һәм аны киләчәк буынга җиткерү максатын куя.

Чыганак: dumrf_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*