tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Минем Рамазан аем» бәйгесенә йомгак ясалды
«Минем Рамазан аем» бәйгесенә йомгак ясалды

«Минем Рамазан аем» бәйгесенә йомгак ясалды

Мөслим мөхтәсибәте балалар өчен “Минем Рамазан аем” иҗади эшләр бәйгесен оештырды. Бәйгегә эшләр өч номинациядә кабул ителде.

– “Минем Рамазан аем” бәйгесенең максаты гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту: әти, әни, балалар һәм туганнар арасында бердәмлек булдыру, ислам динен популярлаштыру, – ди районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.

Бәйгедә 49 бала катнашты. “Рәсем” номинациясе 1-4 сыйныф укучыларына адресланган иде. “Язма” һәм “Видеоязма” номинацияләрендә 5-11 сыйныфлар катнашты. Исеменнән үк күренгәнчә, иҗат эшләре Рамазан темасын ачарга тиеш иде.

– Материалның үзең, гаиләң, якыннарың турында булуы хуплана. “Рәсем” номинациясенең төп шарты – тере затларны сурәтләү тыела, – диде “Минем Рамазан аем” проекты җитәкчесе Илүсә Исламова.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*