tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 13нче апрельдән – 17нче апрельгә кадәр Конгресс онлайн режимда эшләячәк
13нче апрельдән – 17нче апрельгә кадәр Конгресс онлайн режимда эшләячәк

13нче апрельдән – 17нче апрельгә кадәр Конгресс онлайн режимда эшләячәк

Билгеле булганча, 2нче апрельдә Россия Президенты Владимир Путин халыкка видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул 28нче мартта игълан ителгән эшләми торган атна, коронавирус таралу белән бәйле рәвештә, ай ахырына кадәр озайтылу хакында игълан итте. Тормыш өчен мөһим булган учреждениеләр генә үз эшен дәвам итә. Болар арасында хастаханәләр, даруханәләр, дәүләт учреждениеләре, азык-төлек кибетләре.

Эшләми торган атна озайтылу сәбәпле, Бөтендөнья татар конгрессы да 13нче апрельдән 17нче апрель аралыгында онлайн режимда эшләячәк. Татарлар тормышына кагылышлы яңалыклар хакында конгресс сайтында күзәтеп бара алачаксыз. Барыгызга да саулык телибез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*