tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 15 нче мәктәпнең иң яхшы укытучылары
15 нче мәктәпнең иң яхшы укытучылары

15 нче мәктәпнең иң яхшы укытучылары

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе белемле, сәләтле укытучылары белән элек-электән дан тота. Бүгенге көндә дә тырышып, үз эшләрен җиренә җиткерүче оста укытучылар мәктәптә эшлиләр. Мәктәпнең һәр юбилее укытучыларны, укучыларның һәм ата-аналарның биш еллык эшенә йомгак ясау, уңышлары, казанышлары белән уртаклашу өчен сәбәп. Укытучы һәм остаз елында мәктәп укытучылары һөнәр осталары арасында үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуладылар. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәреп, иҗади эшләүче укытучылар уңышларга ирештеләр.

2019 елны башлангыч сыйныф укытучысы Нурилә Шамратова РФнең халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең һөнәри берлеге фестивале “Укытучылар йөрәкләре буыннар берлеге”ндә катнашты.

2020 елда тормыш иминлеге нигезләре дәресләре укытучысы Ринат Рыханов шәһәр күләмендә узган бәйгедә җиңү яулады, Россия күләмендә үткәрелгән бәйгедә финалга чыкты.

“ФГОСОБРазование” IX Россия күләмендә узган укытучылар бәйгесендә башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Сәфәрмәтова өченче урынга чыкты.

Һөнәри бәйгеләрдә даими катнашучы укытучыларның берсе – татар теле әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова. Ул Россия күләмендә узган ”Иң яхшы татар теле әдәбияты укытучысы” бәйгесендә 2 урынны алуга иреште. Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Россия күләмендә үткәрелгән методик эшләнмәләр буенча бәйгедә 3 урынга лаек булды. Татарстан Республикасында узган “Туган илем – халыкларның уртак йорты” дидактик эшләнмәләр бәйгесендә 3 урын алды. Россия күләмендә узган “Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Премия” бәйгесендә катнашып, премиягә ия булды.

15 нче мәктәпнең иң яхшы укытучылары, изображение №2

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Смурова Россия күләмендә узган методик эшләнмәләр бәйгесендә катнашып 1 урынны алды. ”Мәктәптә мәгълүмат мәдәнияте-2021” бәйгесендә “Иң яхшы видеоролик – “Мәгълүмат мәдәнияте нигезләре” буенча 1 урынга чыкты. Россия күләмендә узган “Педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен Премия” бәйгесендә катнашып премиягә лаеклы булды. Россия күләмендә узган “Клевер ДНК” бәйгесендә 1 урынны алды.

Физкультура укытучысы Семен Смуров “Яңача белем бирүдә цифрлы дәрес” төбәк конкурсында 4 урын һәм “Идеядән нәтиҗәгә кадәр” методик фестиваль кысаларында узган бәйгедә 3 урын алды.

15 нче мәктәптә күп еллар эшләүче укытучы-логопед Марина Рябикова регионара логопед–укытучылар бәйгесендә “Логопед юнәлешендә инновация, идеяләр, казанышлар” темасы буенча катнашып 3 урынга чыкты.

2022-2023 елларны Россия күләмендә узган һөнәр осталары бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар алучылар арасында тәҗрибәле башлангыч сыйныф укытучысы Шамилә Мортазина, Анна Лутовинина, Юлиана Рыханова, Татьяна Смурова булдылар.

“Ел укытучысы – 2023” муниципаль бәйгедә башлангыч сыйныф укытучысы Анна Лутовинина “Ел укытучысы” номинациясендә махсус приз белән бүләкләнде.

15 нче мәктәпнең иң яхшы укытучылары, изображение №3

Инглиз теле укытучысы Анастасия Ростовщикова “Педагог дебюты” номинациясендә җиңү яулады. Ул өлкә күләмендә узган бәйгедә дә катнашты. “Төмән өлкәсе ел укытучысы – 2023”нең “Педагог дебюты” номинациясендә 3 урын алды.

Укучыларда дөрес туклану гадәтләрен формалаштыру буенча алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу максаты белән үткәрелгән “Сәламәт туклану – чәчәк ату рецепты” бәйгесендә мәктәптә химия фәнен укытучы Гүзәл Аптыкова 2 урынга, башлангыч сыйныф укытучысы Зинаида Янишева, тәрбияче Гөлнара Мәҗитова бәйгенең бүләкләренә лаеклы булдылар.

Яшь укытучыларның һәм остазларның һөнәри осталыгы “Педагогик дуэты” шәһәр күләмендә узган бәйгедә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Влада Тимербулатова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Татьяна Смурова 3 урынга чыктылар.

Талантлы укытучылар, тәҗрибәле остазлар балаларга белем һәм үсешкә юл ачалар. Сәләтле коллегаларыбызны мәктәпнең 105 еллыгы белән котлыйбыз. Бүгенге көндәге кебек алгы сафта булыгыз! Мәктәп коллективына, җитәкчебез Сәет Хисмәтуллинга тагын да зур үрләр яулап эшләргә насыйп булсын.

Әлфия ПЕТУХОВА,
укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары,
Тубыл шәһәре.
(Римма Умитбаева тәрҗемәсе)

Чыганак: ” Яңарыш” газетасы Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*