tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда укучыларның Россия Федерациясе халыклары телләрендә тикшеренү конференциясе узды
Казанда укучыларның Россия Федерациясе халыклары телләрендә тикшеренү конференциясе узды

Казанда укучыларның Россия Федерациясе халыклары телләрендә тикшеренү конференциясе узды

28 нче ноябрьдә Казан шәһәренең Совет районы 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе базасында Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның тикшеренү конференциясе узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты һәм җиңүчеләрне бүләкләде.

Секцияләр 7 телдә оештырылды, укучылар чыгышларын жюри бәяләде. Аның составына Идел буе республикаларының өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының милли-мәдәни автономияләре вәкилләре кертелгән иде.

Конференция ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнү өлкәсендәге проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын, шул исәптән Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәнү, шулай ук укучыларның туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуын арттыру максатында уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*