tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 17 – 20 июнь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» VII китап фестивалендә катнашачак
17 – 20 июнь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» VII китап фестивалендә катнашачак

17 – 20 июнь көннәрендә Татарстан китап нәшрияты «Кызыл мәйдан» VII китап фестивалендә катнашачак

Мәскәүдә 7нче тапкыр “Кызыл мәйдан” китап фестивале узачак. Әдәбият өлкәсендәге иң көтеп алынган чарага төрле илләрдән язучылар, нәшриятчылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре җыелачак.

Татарстан китап нәшрияты традицион рәвештә татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, шул исәптән герой – шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм татар әдәбиятының бөек классигы Габдулла Тукайның юбилей даталарына багышланган китаплар экспозициясе белән фестивальдә катнаша.

Стендта төрле тематик юнәлештәге 300 дән артык китап (якынча 1700 данә) тәкъдим ителәчәк. Биредә матур әдәбият, сүзлекләр, татар телен өйрәнү өчен ярдәмлекләр, шулай ук балалар өчен китаплар, фәнни-популяр һәм тарихи басмалар, туган телне өйрәнү һәм сәнгать буенча китаплар, альбомнар сатып алырга мөмкин.

Әлеге фестивальдә Татарстан китап нәшрияты алтынчы тапкыр катнаша. Елдан-ел нәшриятыбыз стендын күрергә килүче китап сөючеләр саны арта бара.  Шулай ук чараның хөрмәтле кунаклары да “Татарстан китап нәшрияты” стенды белән танышырга килә, мисал өчен, 2015 елда Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин, ә 2016 елда Д. А. Медведев килде.

Хөрмәтле китап сөючеләребезне “Россия регионнары” павильонының 17нче чатырына “Татарстан Республикасы” стенды (№ 16, 17) янына чакырып калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*