tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты

Бүген Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Ташкент шәһәрендә узган очрашуны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды.

Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллин Татарстан җитәкчелегенә даими ярдәме өчен рәхмәтен белдерде. “Үзәктә эш пандемия шартларында да тукталып тормады. Ул заманнарда хәйриячеләр олы яшьтәге ялгыз милләттәшләребезгә ярдәм иткәннәр. Милләтара мөнәсәбәтләр комитетыннан зур ярдәм булды”, – диде Ришат Нәбиуллин.

Биредә курчак театрын да ачырга ниятлиләр. Ришат Нәбиуллин сүзләренчә, театр балаларга татар телен үзләштерергә булышачак. Моннан тыш, ул Үзбәкстан татар үзәкләре ассоциациясен төзү тәкъдиме белән чыкты.

Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзасы, Үзбәкстан Республикасының Беренче Президенты Ислам Кәримов исемендәге фәнни-агарту мемориаль комплексының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Шиһабетинов Үзбәкстан татарлары тарихы турында кыскача мәгълүмат бирде. “Бүгенге көнгә кадәр борынгы кулъязмалар сакланган. Шулардан чыгып, Үзбәкстан үсешендә татарларның зур өлеше булганын белеп була. Татарлар мәктәпләр ачканнар, газеталар бастырганнар һ.б.”, – диде спикер.

Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе урынбасары, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова исә Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге тормышында соңгы елларда бик күп уңай вакыйгалар булганын ассызыклап узды.

“ТОКПЦның төп эше – татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, шулай ук яшьләр арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге. Үзәк каршында татар телен өйрәнү түгәрәге эшләп килә, “Изге Нур”, “Яшьлек”, “Дуслык”, “Ләйсән” үзешчән коллективлары татар халкының рухи мирасын саклау буенча эшчәнлеген дәвам итәләр. Ел саен күренекле татар шәхесләренә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, бәйрәм концертлары, Конституция көненә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр үткәрәбез. Халкыбызның күп гасырлык гореф-гадәтләре һәм мәдәни байлыгының иң ачык чагылышы – “Сабантуй” халык бәйрәмен уздыру. Ел саен ул татар һәм башкортлар арасында гына түгел, Үзбәкстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында да популярлаша бара. 20 июньдә шәһәрнең иң яшел паркында узачак, аны түземсезлек белән көтәбез!” – диде Фирүзә Халдарова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан белән 2017 елдан башлап тыгыз элемтәләр урнаштырылганын әйтте. “Төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәбез. Зур рәхмәт сезгә татар булып калганга”, – диде республика җитәкчесе.

Очрашу ахырында бүләкләү тантанасы узды. «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгиновка һәм Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллинга тапшырылды.

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Изге нур» татар фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзасы, Ташкент шәһәре Сергелий районы буенча татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең бүлеге рәисе Мәрьям Бохаровага бирелде.

Татарстан Республикасы Президентының рәхмәтенә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге киңәшчесе Нариман Кәримов, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге әгъзасы Нурия Максудова, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә әгъзасы Ринат Мәмлиев, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе урынбасары Рөстәм Төхвәтуллин ия булдылар.

Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенә истәлекле бүләк тапшырылды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*