tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 19 август көнне Чүпрәледә уналтынчы тапкыр “Мунчәли укулары” узды
19 август көнне Чүпрәледә уналтынчы тапкыр “Мунчәли укулары” узды

19 август көнне Чүпрәледә уналтынчы тапкыр “Мунчәли укулары” узды

Кунакларны каршы алу гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга нигезләнеп, «Кыз урлау», «Никах уку», «Балага исем кушу», «Баланы сөннәткә утырту» кебек театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп алып барылды.

Күркәм гадәт буенча Мунчәли авылында быел да Мунчәли укулары узды. Чара 16 нчы тапкыр үткәрелә һәм әйтергә кирәк, аның елдан-ел төбәкара дәрәҗәсе тагын да арта. Мунчәли укуларының быелгысына илебезнең сигез төбәгеннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре җыелды, әлбәттә чарада республикабызның дәрәҗәле кунаклары һәм районыбызның мәчет-мәхәлләләреннән имамнар, мөслимәләр дә катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Мунчәли укулары Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелде һәм аның төп темасы да «Милли гореф-гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында» дип исемләнгән иде.

Кунакларны каршы алу гореф-гадәтләребез, йолаларыбызга нигезләнеп, «Кыз урлау», «Никах уку», «Балага исем кушу», «Баланы сөннәткә утырту» кебек театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп алып барылды. Махсус палаткаларда район китапханәчеләре, крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре, район пенсионерлар берлеге вәкиилләре милли кием, ризыклар, дару үләннәре, аларны әзерләү, пешерү, киптерү серләре белән уртаклаштылар.

Мәйданның икенче ягындагы палаткаларда, шулай ук, Казан шәһәреннән килгән осталар тамбурлы чигү, читек эшләү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, шәҗәрәләр ясау, дизайн-проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу буенча мастр-класслар үткәрделәр.

Чүпрәле мөхтәсибәте дә дини җыенга үз өлешен кертеп, мәчет каршындагы курсларга йөрүче балаларның чыгышларын тәкъдим итте. «Мәрҗән» тәрбия үзәгенә йөрүче балалар, коръән сүрәләре, догалар укыды, дини шигырьләр, мөнәҗәтләр башкарды. Программаны мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия ханым Шәрәфетдинова әзерләгән иде.

Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрид Мифтахов, Татарстан мөфтие мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хазрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров исеменнән сәламләде. Шулай ук, татар халкын үстерү һәм саклау эшендә актив булган шәхесләребезгә рәхмәт хатларын тапшырды. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы вәкилләре һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясадылар.

Марат Ринат улы авыл тормышында, хуҗалыгында, районның социаль-икътисади өлкәсендә үзләреннән олы өлеш кертеп хезмәт куйган Мунчәли авылы хезмәтчәннәренә, авылны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүчеләргә «Чүпрәленең 90 еллыгы» медален, Рәхмәт Хатларын, бүләкләр тапшырды. Аерым рәхмәт сүзләре бүгенге көндә махсус хәрби операциядә улары, якыннары булучыларга әйтелде.

Быелгы бәйрәмнең үзенчәлекле бер өлеше булып, шәҗәрәләргә бәйләнгән бәйгене үткәрү торды. Бәйге беренче тапкыр оештырылуына карамастан, катнашучылар саны 70кә җиткән. Әйтергә кирәк, бәйрәмгә кайткан дәрәҗәле кунаклар да үзләренең нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Шәхсән Җәлил хәзрәт Фазлыев нәселләренең 33 буынына кадәр мәгълүмат табуын сөйләде. Бу уңайдан үз авылларында 200 артык хуҗалыкның да шәҗәрәләр төзү буенча эш башлап, бүгенге көндә дә күркәм дәвам итүен әйтте. Бәйгенең Гран-При бүләге иясе дә Җәлил хәзрәт Фазлыевка тапшырылды. Бәйгедә районыбыздан «Ак калфак» хатын —кызлар җирле оешма җитәкчесе Гөлфия Яфизова җитәкчелегендәге китапханәчеләр, Зифа һәм Шамил Тәҗетдиновлар да үз нәсел шәҗәрәләре хакында сөйләделәр, бай эчтәлекле шәҗәрә авторлары берсе дә бүләксез калмады.

Мунчәли укулары «Мишәрләр», «Яшьлек» балалар коллективлары, «Риваят» этно төркеме чыгышлары һәм Казаннан кайткан Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе активистлары бүләк итеп алып кайткан шигъри-җырлы чыгышлар белән үрелеп барды. Җәмәгать бердәм булып өйлә намазы укыды, мул табыннар артында кайнар чәйләрдән, коймаклардан, пылаулардан авыз итте.

Бәйрәм әле кичке якта да авыл халкы һәм райондашлар өчен зур бәйрәм концерты белән дәвам итте. Анда танылган җырчылар Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев иҗат төркемнәре белән чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*