tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан халкы татарларның этник төркемнәре уеннарында катнашты
Казан халкы татарларның этник төркемнәре уеннарында катнашты

Казан халкы татарларның этник төркемнәре уеннарында катнашты

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар халкының милли уеннарына багышланган «Әйлән-бәйлән» дип аталган программа тәкъдим ителде.

«Әйлән-бәйлән» дип аталган программа җәй дәвамында өйрәнелгән татарларның этник төркемнәренең уеннарына багышланды. Әлеге чара биюле уеннарга игътибарны арттыру максатыннан оештырылды.

Башкортстаннан Фәннур Ягудин милли уеннарда биеп, үзен балачагына кайткандай хис иткән. «Бик ошый. Безнең заманда да шундый кичке уеннар бар иде. Уфада Салават Юлаев һәйкәле янында электән үк яшьләр «пятачок»ларга җыела иде. Яшь чаклар искә төште, гармунда, курайда уйный, бии идек. Хәтта күз яшьләре чыкты», – диде ул «Татар-информ»га.

«Татар халык уеннары халкыбыз мәдәниятенең аерылгысыз мөһим бер өлешен тәшкил итә. Бу уеннарда борынгы бабаларыбызның үткәне, гореф-гадәте, тормыш-көнкүреше чагыла. Татар халкының уеннары милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып тора», – дип хәбәр итте Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Бу проект турында күптән ишетеп белсәк тә, эштән соң килә алмадык. Ниһаять, килдек. Рәхәтләнеп биедек. Ирем сирәк бии иде, биюне яратып бетерми иде. Бер атнадан соң: «Биергә барабызмы?» – дип үзе тәкъдим итте. Халыкның берләшүе искиткеч. Бу бөтен команданың уңышы. Проект киләсе елда да дәвам итәр дип өметләнәм», – диде биергә килгән Мәликә Мотыйгуллина.

Бу кичәдә Урал, Себер, Әстерхан, Самара татарларына, мишәрләргә һәм башкортларга хас «Түгәрәк уен», «Кара-каршы», «Капка», «Ачык авыз – җебегән», «Күпер-күпер» уеннарын, «Кирегә» (»Обратно»), «Яулык уены», «Сылбыр» уеннарын, «Шаян яулык», «Дүртле», «Яулык салыш», «Чүпләү», «Читән үрү», «Чыбыркы белән уен», «Йөзек салыш уены»нарын уйнау мөмкинлеге булды.

Чараның алып баручылары – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм алып баручы, мультимузыкант Ильмир Ямалов. Проектның кураторы, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева. Җанлы музыканы «Риваять» фольклор ансамбле солисты, баянчы Илнар Сафин яңгыратты.

  • «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләрен Казан Мэриясе Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Керү ирекле. Ахыргы, йомгаклау чарасы 24 августта узачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*