tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе җитәкчелеге белән Балтыйк буе илләре Сабан туе үткәрү хакында сөйләште
Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе җитәкчелеге белән Балтыйк буе илләре Сабан туе үткәрү хакында сөйләште

Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе җитәкчелеге белән Балтыйк буе илләре Сабан туе үткәрү хакында сөйләште

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Калининград өлкәсендә.

Бүген ул биредә Калининград өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Сергей Елисеев белән очрашты. Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды. Шулай ук алар Калининград өлкәсендә татарларның яшәеше, көнкүреше турында сөйләштеләр. Алга таба да төбәкләр арасында хезмәттәшлек итү буенча планнар хакында да фикер алыштылар.

Чарада Балтыйк буе илләре Сабан туе үткәрү турында да сөйләштеләр. Әлеге фикерне Васил Шәйхразыевка Калининград татарлары тәкъдим итте. Милли бәйрәмгә чит илдә яшәүче милләттәшләребезне дә чакыру теләге дә җиткерелде. Милли Шура рәисенең бу тәкъдимен өлкә җитәкчелеге дә хуплады. Тиз арада бу башлангыч гамәлгә ашырылырга планлаштырыла.

Чарада шулай ук Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе Әмир Хәйруллин катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*