tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайбычта сигезенче тапкыр «Кичке уен» узды
Кайбычта сигезенче тапкыр «Кичке уен» узды

Кайбычта сигезенче тапкыр «Кичке уен» узды

Кайбычта сигезенче тапкыр «Кичке уен» узды. Быел ул Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны күрсәтә һәм Кайбыч районында яшәүче халыкларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан уза.

Чарада Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Арча, Әтнә һәм Мари Эл республикасыннан килгән иҗади коллективлар чыгыш ясады.

Бәйрәм Кайбычның Галия Кайбицкая музее янындагы мәйданнан башланды. Баянчылар, чарада катнашучы коллективлар җырлап-биеп, «Имәнлек» паркына төштеләр.

Катнашучыларны сәламләп, тантаналы чараны Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ачып җибәрде.

«Бәйрәмдә катнашучы коллективларның саны елдан-ел арта. Әлеге фестиваль тирә-як төбәкләр белән дуслык җепләрен ныгыту, гореф-гадәтләребезне онытмау өчен кирәк. Килгән барлык катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм. «Кичке уен» дәвамлы булсын, киләчәктә аны Россия күләмендә үстерергә язсын», – диде.

Бәйрәмдә катнашучы коллективлар күмәкләшеп «Зәлидә» биюен башкардылар, милли уеннарда катнаштылар. Самовар кайнату ярышында һәр коллектив район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинны чәй белән сыйлады.

«Кичке уен»да Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, автор-башкаручы Илназар чыгыш ясады.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*