tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 19 декабрь көнне Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең ярымфинал этабы узды
19 декабрь көнне Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең ярымфинал этабы узды

19 декабрь көнне Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең ярымфинал этабы узды

19 декабрь көнне Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең ярымфинал этабы узды.

Ярымфинал алдыннан, Татарстан буенча 6 зональ этап узды: Чирмешән, Арча, Яр Чаллы, Азнакай, Тәтеш, Казан җирлекләрендә җиңеп чыккан кызлар Республикакүләм этапта катнашты.

Бәйгенең тарихында беренче тапкыр Татарстан буенча барлык 45 районда катнашты, һәм беренче тапкыр Казан буенча сайлап алу этабы узды. Төгәл саннарга килгәндә Татарстан буенча барлыгы 70тән артык кыз катнашты, инде 20 катнашучы кыз ярымфиналга чыкты.

Катнашучы кызлар үзең белән таныштыру, иҗади, интеллектуаль һәм аш-су бәйгесендә көч сынашты. Нәтиҗәдә 12 кыз Республикакүләм “Татар кызы” бәйгесенең финалына узды.

Алга таба финалисткаларны белем бирү һәм мәдәни чаралар, остаханәләр һәм финал тамаша көтәчәк. Республикакүләм финал март башына планлаштырыла.

Финалга узучы кызлар исемлеге:

1. Минһаҗева Рания Хәлил кызы – Чирмешән районы
2. Низамова Алисә Рафиль кызы – Балтач районы
3. Сәмигуллина Зөһрә – Әтнә районы
4. Котдусова Айгөл – Саба районы
5. Миннәхмәтова Ләйсән – Сарман районы
6. Мисалова Гөлназ – Лаеш районы
7. Мәгъсүмова Илүзә – Казан шәһәре
8. Кадырова Гөлчәчәк – Азнакай районы
9. Билалова Ләйсән Илфат кызы – Лениногорск районы
10. Гыймадиева Гөлназ – Казан шәһәре
11. Гыйниятова Рамилә – Минзәлә районы
12. Хәмидуллина Әдилә – Буа районы

Мәгълүматне Халыкара “Татар кызы” бәйгесе Дирекциясенең Башкарма директоры Гыйниятуллина Гүзәлия Шамил кызы җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*