tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 19 октябрь көнне Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының Гала-концерты узачак
19 октябрь көнне Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының Гала-концерты узачак

19 октябрь көнне Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының Гала-концерты узачак

19 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының Гала-концерты узачак.

«Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелде. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.

Конкурсның географиясе бик зур: Англия (Лондон), Чехия (Прага), Польша, Черногория, Бельгия (Брюссель), Китай, Финляндия, Украина, Узбәкстан (Пахтаабад, Маргилан, Ташкент), Казахстан (Кокшетав, Астана, Экибастуз, Семей и др.), Кыргызстан, Таджикистан. Россия: Татарстан, Москва, Санкт-Петербург, Крым, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия Республикалары, Киров, Ырынбур, Ульян, Нижгар, Курган, Чиләбе, Свердлау өлкәләре, Магнитогорск, ХМАО-Югра (Тюмень), Сургут, Новосибирск һәм башкалар.

Ун ел эчендә Рәсәйнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән биш меңнән артык талантлы яшь башкаручылар конкурста катнашты. Конкурсның финал өлеше – Гала концерт. Гала концертта быелгы һәм узган еллардагы «Татар моңы» конкурсы җиңүчеләре, шулай ук жюри әгъзалары катнашачак. Гала концерт, республикада зур вакыйга булып уздырыла.

Лауреатлар исемлеге:

«Академик вокал» номинациясе – Диләрә Төхвәтуллина, Илгиз Мөхетдинов; «Солист-инструменталист» номинациясе – Алмаз Ахунов; «Халык җыры» номинациясе – Алинә Гыйльметдинова; «Эстрада вокалы» номинациясе – Гөлназ Муллаәхмәтова, Вилнур Әдилов.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*