tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәре белән килде.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Башкортстанның милли герое Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр салды.

Салават Юлаев-шагыйрь, 1773-1775 еллардагы Крестьян сугышында катнашучы.Республика башкаласында урнашкан бу һәйкәл 1967 елның ноябрендә төзелә. Рәссам һәм монументалист Соланбек Тавасиев һәйкәлне 30 ел эшли. 1970 елда бу эше өчен ул СССР Дәүләт премиясенә лаек була.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*