tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 елда Нәзарәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары 50 миллионнан артык укучыны җәлеп итте
2021 елда Нәзарәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары 50 миллионнан артык укучыны җәлеп итте

2021 елда Нәзарәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары 50 миллионнан артык укучыны җәлеп итте

2021 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты 6 мөселман мәгърифәтчел медиапроекты – «Хозур ТВ» телеканалын, «Islam-Today» интернет-порталын, «Азан» радиосын, «Дин вэгыйшәт» һәм «Умма» газеталарын, «Шура» журналы – эшчәнлеген тормышка ашыруны дәвам итте.

Ел йомгаклары буенча, “Хозур ТВ” телеканалы тапшырулары Россиянең 9 төбәгендә күрсәтелә. Телеканал тамашачыларга үзе эшләгән 200 тапшыруны, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, танып белүгә юнәлдерелгән һәм балалар өчен тапшыруларны тәкъдим итте. YouTube-тагы рәсми каналда язылучылар саны 1 140 000 кешегә җитте.  Тапшыруларны 26 200 000 кеше карады. “Хозур ТВ” тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карарга, App Store яки Google Play-да каналның түләүсез мобиль кушымтасын йөкләп алырга мөмкин.

«Islam-Today» Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эре мөселман интернет-порталы булып исәпләнә. Әлеге интернет-ресурсны ел дәвамында 24 600 000 кеше укыган. Ә «Азан» радиосын 132 000 кеше тыңлаган.

Имамнар өчен “Шура” махсуслашкан альманахы кварталга бер тапкыр татар телендә чыга. 2021 елда альманахның еллык тиражы 6000 данә тәшкил итте, Татар телендәге «Дин вә мәгыйшәт» һәм рус телендәге «Умма» газетасының гомуми еллык тиражы – 81’500 данә. Мөселман өммәтенең актуаль проблемаларын яктырткан газеталарны, Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә зур кызыксыну белән укыйлар.

Агымдагы елда Интернет челтәрендә дәгъват юнәлешендәге эш дәвам итте. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм аның карамагындагы оешмаларның 43 аккаунты бар. Әлеге аккаунтларга 2 429 263 кеше язылган.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*