tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 елда Татарстанда 16 мәчет ачылды: 12се – яңа, 4се – төзекләндерүдән соң
2021 елда Татарстанда 16 мәчет ачылды: 12се – яңа, 4се – төзекләндерүдән соң

2021 елда Татарстанда 16 мәчет ачылды: 12се – яңа, 4се – төзекләндерүдән соң

Узып баручы ел өммәт тормышында яңа һәм төзекләндерелгән мәчетләрнең ачылуы белән истә калачак. 2021 елда Татарстанда барлыгы 16 мәчет ачылды. Алар арасында яңа мәчетләр дә, реконструкциядән, реставрациядән һәм төзекләндерүдән соң ишекләрен ачкан мәчетләр дә бар.

Шулай итеп, Алабуга мөхтәсибәтендә юлчылар өчен яңа мәчет ачылды. «Дилә» мәчете Поспелово авылы янында М7 трассасында урнашкан. Шулай итеп, анда, җирле халык кына түгел, юлчылар да намаз укый ала. «Дилә» мәчете 2018 елда төзелә башлады. Гомуми мәйданы  115 квадрат метр. Мәчет бер катлы, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәт алу бүлмәләре бар. Юлчыларга уңайлы булсын өчен, мәчет янында хәләл кафе эшли.

Моннан тыш, Кукмара, Мөслим, Алабуга, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Саба, Балык Бистәсе, Сарман, Арча, Буа һәм Азнакай мөхтәсибәтләрендә яңа мәчетләр ачылды.

Узып баручы елда Татарстанның Балык Бистәсе районында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, кунаклар, җитәкчеләр, дин әһелләре катнашында Олы Елга авылының борынгы мәчете ачылды. Әлеге мәчет XIX гасырның татар агач архитектурасы һәйкәле булып тора. Реставрация барышында бураның үз диварлары 70% сакланган. Объектны төзекләндерү барышында тәһарәт алу һәм тышкы котельный өчен аерым бина төзелде, территория төзекләндерелде. Ике ел эчендә өченче мәчет реставрацияләнде: күптән түгел Казанда Әҗем мәчете һәм Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылындагы мәчет үз ишекләрен ачты.

2021 елда озак тәнәфестән соң Чүпрәле һәм Чирмешән мөхтәсибәтләрендә дә ремонт һәм реконструкциядән соң мәчетләр ачылды. Алар борынгы түгел, әмма бу мәчетләрнең ачылуы авыл халкы өчен көтеп алынган вакыйга булып тора.

Моннан тыш, Казан шәһәре сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләре ачылу Казан мөселманнары тормышында әһәмиятле вакыйга булды. РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тырышлыгы белән мөселманнар өчен «Казан молл», «Тандем» һәм «Горки парк» сәүдә үзәкләрендә 3 гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Фонд бу эшне тулысынча үзе башкара: алар бу мәйданчыклар җитәкчекләре белән сөйләшүләр алып бара, җәлеп ителгән акчалар хисабына бинаны ремонтлауны оештыра. Бүгенге көндә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе көче белән Казанның барлык сәүдә үзәкләрендә дә гыйбадәт кылу бүлмәләре ачылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*