tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 елда Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты 160 меңнән артык гомуми тираж белән 82 исемдәге китап бастырды
2022 елда Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты 160 меңнән артык гомуми тираж белән 82 исемдәге китап бастырды

2022 елда Нәзарәтнең «Хозур» нәшрияты 160 меңнән артык гомуми тираж белән 82 исемдәге китап бастырды

Нәшрият эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау өлкәсендәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. 2022 елда мөселманнар арасында дини гыйлем тарату, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүнең мөһим факторы буларак укуга кызыксынуны арттыру максатыннан, нәшрият тарафыннан 82 төрле китап, шул исәптән, татар дини мирасына караган 18 басма дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 160 500 данә тәшкил итә.

Шунысы игътибарга лаек, аларның яртысыннан артыгы – яңадан нәшер ителгән бестселлерлар, алар мөселман укучылары арасында үз популярлыгын югалтмыйча, укучылар өчен һаман кызыклы булып кала бирә. Мондый китапларга «Зубдатуль-Бухари», «Клад для маленьких мусульман”, рус һәм татар телләрендә «Намаз уку тәртибе» һәм «Гыйбадат Исламия», «Девяносто девять вопросов о Рае», «Семьдесят пять вопросов об Аде», «Ислам дине нигезләре» һәм башкаларны кертергә мөмкин.

Шул ук вакытта 2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты уникаль басмалар да нәшер итте. Алар арасында татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрнең тәрҗемәләре (шул исәптә Муса Бигиев, Мөхәммәд-Закир Чистави һ.б.), шулай ук хәзерге заман авторларның китаплары (мисал өчен, Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның «Уроки семьи», «Основы Ислама: руководство для начинающих», «Побуждение к скорейшему занятию борьбой»). Укучыларның аерым кызыксынуын татар һәм классик ислам дини мирасына караган хезмәтләрнең репринт басмалары җәлеп итте, алар арасында Коръәннең 1803 елда чыккан “Казан басмасы” китабы, бөек татар галиме Шәйхелислам Хәмидинең «Мәкаләт әл-Бүләга» ике томлыгы һ.б.

«Хозур» нәшрият йорты китапларының кәгазь вариантын гына түгел, электрон версиясен дә www.huzurshop.ru адресы буенча урнашкан рәсми интернет-кибетендә сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, 2021 елдан бирле Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты китапларын илнең зур сәүдә онлайн-мәйданчыкларында сатып алырга да мөмкинлек туды. «Хозур» нәшриятында дөнья күргән мөселман әдәбиятын Wildberries, OZON, KazanExpress.ru аша, шулай ук «Читай-город», «ЛитРес» китап интернет-кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Барлыгы «Хозур» нәшрият йортында 9 ел эчендә гарәп, рус, татар һәм иске татар телләрендә 860 мең данәдән артык дини, тарихи, фәнни әдәбият дөнья күрде. Һәр басма Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Эксперт советы тарафыннан мәҗбүри тикшерү аша уза.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*