tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2022 елда Нәзарәттә татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу буенча 16 проект гамәлгә ашырылды
2022 елда Нәзарәттә татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу буенча 16 проект гамәлгә ашырылды

2022 елда Нәзарәттә татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу буенча 16 проект гамәлгә ашырылды

Татарстан мөфтияте эшчәнлегендә татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.  2022 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу өлкәдә 16 проектны тормышка ашырды. Аларга “Без – татарлар!” онлайн-платформасын эшләтеп җибәрү, Татарстан мәчетләрендә “Хәтер көнен” оештыру, татар мәкамен торгызу, “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале, Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча республика олимпиадасы, XV Бөтенроссия балалар мөселман Сабантуе, шулай ук 10 нан артык төрле дәрәҗәдәге иҗади бәйгеләр уздыру керә.

2022 елның 26 апрелендә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстанда Туган тел көне уңаеннан ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте «Без – татарлар» онлайн-платформасын ачып җибәрде. “Без – татарлар” – татар телен өйрәнү өчен бушлай онлайн-платформа. Ул Россия ислам институты белгечләре язган программа нигезендә, Татарстан мәчетләрендә оештырылган курслар һәм аларда кулланылган «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» уку әсбабы белән бәйләнештә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан эшләнде. 2022 елда бушлай платформада 2000 нән артык кеше татар телен өйрәнде.

Ел саен Шәүвәл аеның 13 нче көнендә, ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Аксакаллар советы башлангычы белән, республика мәчетләрендә “Хәтер көне” уза. 2022 елда бу көн 14 майга туры килде. Башкаладагы иң зур чара “Кол Шәриф” мәчетендә узды, анда 100дән артык аксакал һәм имам-мөхтәсибләр, бөтен Татарстаннан мөселманнар җыелды. “Хәтер көне”ндә катнашучылар җәмәгать белән намаз укыды, аннан Казан ханнары мавзолее янында «Йәсин» сүрәсен укып, Казанны алганда шәһит киткәннәр һәм динебез, халкыбыз һәм Ватаныбыз хакына һәлак булган татар халкының батырлары рухына дога кылды.

2022 елны шулай ук татар мәкаменең яңарыш елы дип атарга мөмкин. Агымдагы елда Казанда мөфтият тарафыннан татар мәкаме белән азан әйтү һәм Коръән уку үзенчәлекләрен үзләштерү махсус курслар оештырылды.  Теоретик белемнәрне үзләштерүдән тыш, курслар нәтиҗәләре буенча, татар мөәзиннәре киләчәктә файдалансын өчен, татар мәкаме ноталарга салынып тәкъдим ителде.

Татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калуга шулай ук ел саен Бөгелмә шәһәрендә үткәрелә торган «Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале дә өлеш кертә. Быел фестиваль Магнитогорск, Курган, Чиләбе, Башкортостаннан һәм Татарстанның барлык почмакларыннан 200ләп мөнәҗәт башкаручы җыйды.

Моннан тыш, Татарстанда узып баручы елда яшьләр арасында татар телен популярлаштыруга юнәлтелгән 10 нан артык иҗади бәйге узды. Алар арасында РИИда үткән Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча республика олимпиадасы; “Таян Аллаһка!” әдәби бәйгесе, шәкертләр арасында иң яхшы татар вәгазьчесе, “Татар азаны” Республика конкурсы һ.б. бар.

Татар телен һәм татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калуның ачык һәм нәтиҗәле мисалы булып имамнар өчен ораторлык осталыгы курсларын оештыру тора. Әлеге башлангыч белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла. Әлеге дәресләр татар дин әһелләренең иҗади сәләтләрен һәм аларның ораторлык осталыгын үстерү максатыннан оештырылды. Һәм анда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мөхтәсибәтләре һәм 2000 имамы катнашты. Лекцияләрне Казан дәүләт мәдәният институты доцентлары укый, алар имамнарны тамашачы алдында татар телендә чыгыш ясарга, чыгышларының текстларын әзерләргә, тавышны көйләргә, үзләрен аудитория алдында тотарга өйрәтте.

Яшь буында татар халык традицияләренә мәхәббәтне шулай ук Бөтенроссия балалар мөселман Сабантуе тәрбияли. Быел ул зур колач белән 15 нче тапкыр уздырылды. Сабантуй бер мәйданчыкта – Балтач районының Бөрбаш авылында  төрле төбәкләрдән килгән 5000 дән артык кешене җыйды. Мөселман сабан туеның башка чаралардан аермалы ягы шунда: анда катнашучы ир-атларның – түбәтәйдән, ә хатын-кызларның яулыктан булуы зарур. Бай эчтәлекле Сабантуй программасы спорт һәм мәдәни өлештән, шулай ук җәмәгать белән намаз укудан тора.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*