tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай мөхтәсибәтендә 2022нче елга нәтиҗәләр ясадылар
Чистай мөхтәсибәтендә 2022нче елга нәтиҗәләр ясадылар

Чистай мөхтәсибәтендә 2022нче елга нәтиҗәләр ясадылар

Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә мөхтәсибәтнең 2022нче ел нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән җыелышы узды. Очрашуда район мәчетләренең имам-хатыйблары, мөгаллимнәр, Чистай мөхтәсибәтенең барлык бүлек хезмәткәрләре катнашты.

Чистай шәһәре һәм Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, җыелышны ачып, мәгариф бүлегенең актив эшчәнлеген билгеләп үтте – әхлак дәресләре белән халыкның төрле катламнарын колачлау мөмкин булды. Имам-мөхтәсиб шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә татар халкының үзенчәлеген саклап калуга өлеш кертү турында сөйләп узды. Аларның башлангычы һәм эшчәнлеге белән Ислам үзәге каршында маскировка челтәрләре ясау пункты эшли. Мөхәммәд хәзрәт шулай ук шәһәрнең үзенчәлеге булып саналган “Камалия” тәрбия үзәгенең уңышларын билгеләп үтте, ул республика дәрәҗәсендә югары бәя алды. Җыелышта Чистай мөхтәсибәтенең кайбер имамнары һәм мөгаллимнәре Мөхәммәт хәзрәт Кыямов кулыннан рәхмәт хатлары алды.

Шулай ук үз эшчәнлекләренә караган нәтиҗәләр белән Чистай мөхтәсибәтенең бүлек җитәкчеләре дә таныштырды. Мәсәлән, Рушания Закирова “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының тормышка ашырылган проектлары; Радик Вафин – “Камалия” тәрбия үзәге эшчәнлеге нәтиҗәләре; Илһамия Шәрифуллина – мәгариф бүлеге эшчәнлеге белән; Рәмис Шәрәфетдинов – грант бәйгеләрендә катнашу нәтиҗәләре, шулай ук мөселман яшьләре берлеге һәм медиа бүлегенең үсеш перспективалары белән; Фәрит Галимов – Аксакаллар шурасы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләп үтте.

Район башлыгы Дмитрий Иванов, чыгышларны игътибар белән тыңлап, яшьләр сәясәтен уңышлы гамәлгә ашырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде, “Камалия” тәрбия үзәгенең уңышларын аерым билгеләп үтте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*