tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2023 елда Нәзарәтнең медиапроектлары 35 миллионнан артык тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте
2023 елда Нәзарәтнең медиапроектлары 35 миллионнан артык тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте

2023 елда Нәзарәтнең медиапроектлары 35 миллионнан артык тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте

2023 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты 6 мөселман мәгърифәтчел медиапроекты – «Хозур ТВ» телеканалын, «Islam-Today» интернет-порталын, «Азан» радиосын, «Дин вэ мәгыйшәт» һәм «Умма» газеталарын, «Шура» журналы – эшчәнлеген тормышка ашыруны дәвам итте.

Ел йомгаклары буенча, “Хозур ТВ” телеканалы үзенең географиясен киңәйтте, нәтиҗәдә аның тапшырулары татар һәм рус телләрендә хәзер Россиянең Татарстанда, Башкортостанда, Мәскәү өлкәсендә, Севастопольдә, Дагыстанда, Чувашия республикасында, Түбән Новгород өлкәсендә, Тындада (Амур өлкәсе), Волгоград өлкәсендә, Оренбург һәм Оренбург өлкәсендә, Ростов, Тверь өлкәләрендә, Краснодар краенда, Санкт-Петербургта, Самарада – барлыгы 16 төбәктә күрсәтелә. Телевизион проект Татарстан мөфтияте һәм Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән «Таттелеком» оешмасы ярдәмендә җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан гамәлгә ашырыла.

Быел телеканал тамашачыларга үзе эшләгән 220 дән артык тапшыруны, шулай ук читтән җәлеп ителгән нәфис фильмнар, сериаллар, танып белүгә юнәлдерелгән һәм балалар өчен тапшыруларны тәкъдим итте. 2023 елда “Хозур ТВ”ның YouTube-тагы рәсми каналына язылучылар саны 1,23 млн кешегә җитте, ә тапшыруларны караучылар 219 700 000 нән артып китте. “Хозур ТВ” тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карарга, App Store яки Google Play-да каналның түләүсез мобиль кушымтасын йөкләп алырга мөмкин.

«Islam-Today» Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эре мөселман интернет-порталы булып исәпләнә. Әлеге интернет-ресурсны ел дәвамында 32 000 000 кеше укыган. Ә «Азан» радиосын 78 000 кеше тыңлаган.

2023 елда татар телендәге «Дин вә мәгыйшәт» һәм рус телендәге «Умма» газетасы, «Шура журналының гомуми тиражы 104 мең данә булды. Имамнар өчен “Шура” махсус дини альманахы кварталга бер тапкыр татар телендә чыга. Мөселман өммәтенең актуаль проблемаларын яктырткан басмаларны, Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә зур кызыксыну белән укыйлар.

Агымдагы елда Интернет челтәрендә дәгъват юнәлешендәге эш дәвам итте. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм аның карамагындагы оешмаларның 52 аккаунты бар. Әлеге аккаунтларга 2 млн. артык кеше язылган.

Шулай итеп, 2023 елда Нәзарәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары үз ресурсларына 35 млн. артык тамашачыны, тыңлаучыны һәм укучыны җәлеп итте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*